Бар җиһанны нурга , матурлыкка күмеп - яз атлый. Язның беренче кошы булып кара карга санала. Кара каргалар килү белән безнең татар халкының яратып үткәрелә торган "Карга боткасы" бәйрәме җитә. Бүген дә Олы Мәтәскә авылында "Карга боткасы" бәйрәме булып узды. безнең "Каенкай" балалар бакчасыны йөрүче балалар да бу күнелле бәйрәмнән читтә калмадылар. Бәйрәм матур шигырьләр, дәртле җырлар һәм күңелле уеннар белән үрелеп барды. Ә ахырдан иң кызыгы һәм күңеллесе - Карга боткасыннан авыз иттеләр. Бәйрәмнән балалар бик канәгать калдылар.
Китап уку нәни балаларда әкият геройлары аша кешелеклелек сыйфатлары, мәрхәмәтлелек хисе, шәфкатьлелек, гаделлек тәрбияли. Һәр укылган әкияттән соң балалар белән җанлы әңгәмә үткәрелде.
Тематик сәгать барышында балалар кошлар турында кызыклы мәгълуматлар алдылар, кышлаучы кошлар белән күчмә кошларны аерырга ойрәнделәр. Кошлар көне уңаеннан рәсем конкурсы игълан ителде.
Кичәдә китап темасына багышланган презентация күрсәтелде. Шулай ук рус балалар язучысы Г.Х.Андерсенның туган көне уңаеннан кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылдылар, кайбер әкиятләре кычкырып укылды.
Әлеге чарага килгән Фәйзыхан абый үзенең эшендә китаптан алган киңәшләре турында сөйләде. ”Күп укыган кеше - күпне белә” диде ул сүзен йомгаклап.
Шушы уңайдан 4 нче апрель көнне Олы Нырсы авыл китапханәсендә “Безнең җанда Тукай яши икән - Яши шигырь, Туган тел!”- дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсе 2 өлештән тора: 1 нче өлеше өлкәннәр, ә 2 нче өлеше балалар өчен. Китап укучылары бу күргәзмәдән бик теләп файдаланалар.
Балаларны кечкенәдән үк китап сөючеләр итеп тәрбияләү һәм китапханәнең булачак укучылары итү максатыннан Баландыш авыл китапханәсе «Китапханәгә балалар бакчасыннан» дигән акция уздырды. Акция кысаларында китапханәче нәниләргә китап белән ничек дус булырга икәнен аңлатты. Балалар язучылары һәм алар өчен иҗат ителгән китаплар белән таныштырды.Балалар яңа китапларны, хикәя, шигырь, әкиятләрне рәхәтләнеп тыңладылар. Ахырдан китапханәче барлык балаларны китапханәгә чакырды.
Олы Мишә урта мәктәбендә, балалар иминлеген саклау максатыннан , ЮИД отряды эшләп килә. Отряд членнары юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр, укучыларга юл хәрәкәте иминлеген пропагандалыйлар, конкурсларда катнашалар. ЮИД отряды вәкилләре »Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсында катнаштылар, «Иң яхшы ЮИД отряды» номинациясендә 1 урын алдылар.
Чираттагы китапханә гәҗитенең 2018 нче елда 1 нче саны дөнья күрде. Без анда китапханәдә булган барлык яңалыкларны яктыртабыз.
3 апрель көнне Олы Кибәхужа башлангыч мәктәбендә «Кошлар көне» чарасы үткәрелде. Чарага бер атна кала рәсемнәргә һәм сыерчык ояларына конкурс игълан ителгән иде. Укучыларыбыз бу чарага бик теләп рәсемнәр ясадылар. Сыерчыкларны һәр бала яңа оя белән каршылый.