ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

«Почемучки» клубы балалары кошларның күптөрлеге һәм яшәеше белән танышты. Кошлар кеше тормышындагы роле турында сөйләштек. Китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар арасында кошлар турында язылган. Укучылар алдан ук «Птицы наши друзья» дигән конкурс турында хәбәрдар иде. Безнең «Почемучки» клубы балалары рәсемнәр ясадылар һәм шуларга дүрт юллык шигырьләр яздылар. «Прочти – это интересно» дигән күргәзмә яшь китап укучыларын «Альбатрос» уены һәм кошлар турында кроссворд  белән кызыксындырды.

2  нче  апрель көнне Иске Җөри урта мәктәбе базасында “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2018” хәрәкәте яшь инспекторлар командалары  республика конкурсының район турында катнаштылар. Безнең мәктәп командасы әлеге ярышта беренче урынны яулады. Команданың җитәкчесе Р.Р. Гатиятов. Безнең яшь инспекторлар командасы май аенда үтәчәк республика турында катнашачак. Аларга уңышлар телибез!

Балаларга гади формада терроризмның нинди күркыныч китерүен сөйләделәр, мисаллар китерделәр. Терроризмны алдан белеп булмый, шуңа күрә һәр вакыт чит –ят калдырган әйберләрне карап йөрергә кирәк. Аеруча күп кеше җыелган чараларда, сәүдә үзәкләрендә сак булырга кирәк.

ВИЧ-инфекциягә каршы көрәш ысулы булып антиретровируслы терапия һәм сәламәт яшәү рәвеше тора.

28 мартта Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре китапханә белән берлектә, безнең авыл фельдшерын  Г.Г. Галявиеваны чакырып балаларга СПИДка каршы лекция укыттылар. Ул бик гади һәм аңлаешлы формада барысын аңлатты.

Балалар Г.Х. Андерсонның биографиясе белән таныштылар. Аннары КВН сорауларына җавап бирделәр. Чара бик күңелле үтте, укучылар баллы призлар белән бүләкләнделәр.

Балаларны ике  төркемгә бүлеп, туп, кыршау, скалкалкалар белән төрле ярышлар оештырылды. Ике команда да  бертигез очколар җыеп, дуслык җиңде. Уеннар һәр баланың күңеленә хуш килде.

Шул уңайдан  Иске Җөри авылы  китапханәсендә  “Китапчык серле янчык” дип исемләнгән  китап күргәзмәсе эшли башлады. Барлык балалар да бу күргәзмә белән таныша алалар, үзләренә ошаган китапларны яздырып өйләренә укырга алалар.

Балалар китабы көне әкиятче Г. Х. Андерсен белән бәйле. Китапханәче Г. Мухаметшина  Андерсенның балачагы, иҗаты белән һәм балалар китабының тарихы белән таныштырды. Күргәзмә оештырылып күзәтү үткәрелде.

Алан авылы китапханәсендә бу датага багышланган китап күргәзмәсе һәм рәсем конкурсы оештырылды. Күргәзмәдәге китаплар аша  укучыларыбыз  кошлар тормышы белән якыннан таныша ала,ә конкурска куелган рәсемнәр матурлык һәм кошларга карата сакчыл караш тәрбияли. Рәсем конкурсына 12 эш кабул ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International