Бу көнне халык бер-берсенә көлкеле хәлләр сөйләп шаяртырга, кәефләрен күтәрергә тырышалар. Көлке көненә карата, китап укучыларга яхшы кәеф, шатлык бүләк итү максатыннан, Айдар авыл китапханәчесе, “Язучылар елмая”дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды һәм китапларга күзәтү үткәрде. Күргәзмәдә К.Кәримов,Ф.Баттал, Т.Миңнуллин, А.Хәмзин, М.Сәлим, Ф.Садриев кебек язучыларның сатирик әсәрләре урын алды. Бу китапларда юмор хисе бик югары ноктада сүрәтләнгән,алар бик җиңел укылалар,укучыларны кызыксындыралар. Күргәзмә киң даирә китап укучылар өчен төзелгән.
Газета – ул китапханә тормышын киң чагылдырган мәгълүмат чарасы. Газета чыгаруның максаты-китапханәгә укучыларны җәлеп итү булса, ә газета белән танышу һәм аны алу өчен... китапханәгә килү кирәк.
Повышение качества математического образования через индивидуальный подход каждому ребенку».
В семинаре приняла участие Нуруллина А.Х.-старший воспитатель МБДОУ-Тюлячинский детский сад №1, семинар прошел с участием представителя ИРО РТ Башиновой С.Н., руководителя Буинского муниципального района, методиста МКУ «Управления образования Буинского муниципального района», представителей детских садов города Казани, Буинска, Лаишевского, Тюлячинского, Пестречинского и Зеленодольского миниципальных районов РТ.Воспитатели дошкольного учреждения поделились с присутствующими своими работами по инновационной деятельности, опытом работы по организации взаимодействия с родителями воспитанников, а также рассказали как в детском саду организована предметно – пространственная среда в группах для развития математических представлений. Был представлен проект «Дети изначально хотят учиться». Специалисты провели с присутствующими мастер классы: «Овладение геометрическими категориями с помощью оригами», «Магический квадрат «Судоку», «Работа по УМК «Мате: плюс»»
1 апрель көнне Айдар мәдәният йорты директоры яшүсмерләр белән "Закон һәм тәртип " дигән темага сөйләшү үткәрде. Сүз нигездә, законны өйрәнү, законга хөрмәт белән карау, җәмәгать урыннарында үзеңне тоту, җаваплылык турында барды. Әлеге чараның максаты яшьләр арасында әхлакый нормалар, тәртип, этикет кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерү , аларга нигезләнеп яшәү кирәклеген ныгыту иде. Итагатьлелек, тәртип кебек сыйфатлар яшәвебезне уңайлырак, куркынычсызрак итә ,кагыйдәләрне белг ән кеше һәртөрле ситуациядән низагларсыз чыга ала, кискен хәлләрне йомшарту юлларын белә .
Бакчага йөрүче нәниләр белән кошлар турында табышмаклар чишеп, төрле кош тавышларын тыңлаганнар. Бигрәк тә балалар кош рәсемнәрен буяуда активлык күрсәткәннәр,мавыктыргыч, кызыклы сорауларга җаваплар биргәннәр.
Менә бүген дә, 3 нче апрель көнне, мәдәният йорты каршында урамда кошларның җылы яктан кайтуы билгеләп үтелде. Бәйрәмгә укучы балалар, “Каенкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, авыл халкы чакырулы иде. Программага балаларның чыгышы, төрле уеннар, кошларга багышланган шигырьләр, мәкальләр һәм табышмаклар әйтеш, җырлар һәм биюләр керде. Казанда «карга боткасы» пешерелде. Көн матур булганлыктан халык җыйналды. Алар өстәл артында ботка һәм чәй белән сыйландылар. Бәйрәм күңелле үтте. Бу мәдәни чараны мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче оештырды.
Бу көнне балалар язучысы - әкиятче Ганс Христиан Андерсен туган.
Бу көнне баландыш авыл китапханәчесе белән Мәдәният йорты директоры "Кояшкай"балалар бакчасына барып "Кошлар - безнең дуслар" дигән бәйрәм уздырдылар. Кошлар турындагы белемнәрен тикшерү һәм ныгыту максатыннан "Син кошларны беләсеңме?" дигән уен конкурс һәм "Кошлар турында нәрсәләр беләсез?" дигән викторина үткәрелде. Балалар уенда бик актив катнаштылар . Бу чара рәсем конкурсы белән тәмамланды, аннан соң барлык катнашучылар да призлар алды.