ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Шул унайдан  3 апрель көнне Максабаш авылы китапханәсендә  мәдәният йорты белән берлектә «Л.Н.Толстой – рус язучылары арасында иң күренеклесе» исеме астында мәктәп балалары өчен презентация күрсәтелде. Презентация барышында укучылар Толстойнын тормыш юлы, иҗаты белән якыннанрак таныштылар. Соңыннан балаларга «Арслан белән эт» эсәре укылды.

Алар йөмыркадан савыт ясап, шуңа мамык тутырып, су сибеп, солы, арпа, бодай һәм борчак чәчтеләр.Хәзер инде алар нәтиҗәне көтәләр.

Бу көн уңаеннан безнең Теләче 2нче балалар бакчасыда төрле чаралар уза. Тәрбиячеләр балалар белән әңгәмәләр уткәрәләр, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштыралар.

  3 апрель көнне балалар бакчасында «Балалар китабы көне» үткәрелде. Музыка залында тәрбиячеләр төрле китаплардан күргәзмә оештырганнар иде. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына «Әкияти викторина» дигән уен оештырылды. Викторина бик җанлы утте: балалар барлык биремнәрне дә төгәл һәм зур кызыксыну белән үтәделәр.

Беренче көн тәртибендә өстәмә белем бирү педагогыбыз Вохмина Гөлия Рашат кызы Энәсез печворк, ягъни кинусайга, Япон техникасы белән таныштырып, мастер- класс күрсәтте. Мастер-классны күрсәтүдә аңа, түгәрәкләренә йөрүче укучылар ярдәмгә килде. Шулай ук Гөлия Рашат кызы безгә бу техниканың тарихын да бәян итте. Ул безгә Көнчыгыш якларыннан килеп кереп, үзенең җиңел эшләнелеше һәм оригинальлеге белән отышлы булган. Икенче көн тәртибендә  агымдагы атнаның конкурсларына әзерлек эшләре алып барылды. Алар: “Без бергә” һәм “Национальный колорит” Республика конкурслары.

Техника алгы сафта барган заманда бу тема аеручаактуальләшә. Юлларга гына куз салыйк: аларда нәниләргәгенәтүгел, хаттә өлкәннәргәдә сак йөрүкомачауламас. Ә менәбалаларныңкуркынычсызлыгынтәэминитү, иңэлек, без, олыларның, бурычы. Шушымаксатларныкүздәтотып, Россиянең Теләче районы буенча Эчке эшлэр министрылыгы булегенең Юл хәрәкәте дәүләт инспекциясе бүлеге, районыбызныңмәгарифбүлегенеңмахсуснигезләмәсенәтаянып "Мин – юллардагытынычлыкөчен" дип аталган конкурс оештырган иде. Әлеге конкурс нигезендәбалалар комиссия игътибарына үзләреясаганрәсемнәрен тәкъдимитәргәтиешиде. Конкурсныңмаксатынистәтотып, катнашучыэшләрбалалартарафыннаниҗатителгәнбулуынассызыклаукирәк. Бүгенисәбәйгегәнәтиҗәясалып, һәркатнашучыныңэшебәяләнде. Әйтергәкирәк, һәркатнашучыныңиҗаты комиссия әгъзаләреншатландырды. Балаларүзэшләрен фантазия һәмшул куп вакытта, жаваплыбашкарганнар. Иңмөһимеаларюлиминлегетөшенчәсеначыпбиргәннәрһәмәйләнә-тирәдәгеяшьтәшләрендәүзиҗатлары ашакызыксындырганнар. 

Чираттагы китапханә гәҗитенең  2018 нче елда 3 нче саны дөнья күрде. Газета – ул китапханә тормышын киң чагылдырган мәгълүмат чарасы. Без анда китапханәдә булган барлык яңалыкларны яктыртабыз.

30 март көнне Ямбулат авылы китапханәсендә укучыларда туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү, укучыларның экологик культураларын үстерү, табигатькә соклану хисләре уяту һәм сакчыл караш тәрбияләү уңаеннан "Экологик сукмак буйлап..." дип аталган экологик дәрес үткәрелде. Бу экологик дәреснең мәгънәсе дә шунда ки, табигатьне саклар өчен иң мөһиме нәрсә эшләргә соң? Беренчедән, шуны аңларга кирәк, безнең арадан һәрберебез табигатьнең һәр хәзинәсе өчен җавап бирергә тиешбез. Шуның өчен дә  бик каты законнар кирәк дип уйлыйм. Икенчедән, кеше балачагыннан ук  үзендә табигатькә сак караш  тәрбияләргә тиеш. Өченчедән, табигатькә  һәм кешегә зыян китерми торган техника һәм технологияләр эшләнергә тиеш. Шуңа күрә дә табигать белән аның байлыкларын  арттырып, берлектә яшәргә кирәк .

31 Март көнне берләшмәнең чираттагы очрашуы булды. Биредә берләшмәгә йөрүче хатын - кызларыбыз бәйләү нечкәлекләренә төшенеп, яңа бәйләү үрнәкләрен өйрәнделәр, яна төр башмаклар, балалар әйберләре бәйлибез. Хатын - кызларыбыз күңелле итеп, җырлар җырлап, бәйли- бәйли кич утырдылар. Без гел эшләп кенә утырмыйбыз, өйдән алып килгән тәмле пироглар белән чәйләр дә эчәбез. Шулай итеп безнең мероприятие бик күңелле үтә.

Көлке көне бик күп илләрдә билгеләнә торган бәйрәм. Без, Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре, бу бәйрәмне укучы балалар белән билгеләп үттек. “Көлеп яшик дусларым”дип исемләнгән юмор кичәсе үз эченә төрле кызыклы шигырьләрне, балалар юморларын,  әкиятләрне алды. Китапханәче көлке көненең ничек барлыкка килүен дә аңлатып узды. Укучылар да үзләре белән булган көлкеле вакыйгаларын искә төшерделәр. Кичә күңелле үтте.

Бу әңгәмәнең максаты – үсеп килүче буында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Чара ахырында балалар иң мөһиме - спорт белән шөгыльләнү дигән нәтиҗә ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International