ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Китапханәче Альбина Рахматуллина балалар китабының тарихы белән таныштырды, “Китап дусларын җыя” дигән күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Балалар үткәрелгән викторинада бик теләп катнаштылар һәм сорауларга төгәл җаваплар таптылар.

Шул уӊайдан Иске Җөри авылы китапханәсендә «Көлегез,көлегез файдасы күп белегез исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә төрле мәзәк китаплары һәм журналлар куелды. Китапханәгә килгән укучылар күргәзмәгә куелган китапларны укыдылар.

 

Конкурс – уен формасы юкка гына сайланмады. Көлке көне шаяртуларсыз, юморсыз гына үтми.

            Гадәти булмаган, боталчык һәм шаян сораулар әйтелде,”Кем ул?” һәм “Автопортрет” конкурсларында балаларга чын рәссам булырга да туры килде.

Табигатькә тагын да ямь өстәп, көзен киткән кошларыбыз кире туган якларына кайталар. 1 апрель  - Бөтендөнья кошлар көне. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Язгы моңны, кошлар җырын - чык син тыңларга”-  дигән темага экологик дәрес үткәрелде. “Кошлар безнең дусларыбыз” исеме астында рәсемнәр ясадылар. Кошлар – табигатьнең күрке, яме. “Син кошларны беләсеңме?” дигән мавыктыргыч викторина үткәрелде. Укучылар кошлар тормышы турында сөйләүче  буклетлар белән таныштылар.

Халыкара балалар китабы көне-барлык китап сөючеләр бәйрәме, балачак бәйрәме, китапханәчеләр,  балалар язучылары, шагыйрьләре бәйрәме. 

Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. Чара барышында балалар Халыкара балалар китабы көненең тарихы турында белделәр, әдәби әсәрләр буенча сәяхәт кылдылар, уен-викториналарда катнашып, кызыклы табышмакларга җавап бирделәр. Шунда ук теләгән һәркем яраткан китабы белән фотога төште. Чара бик күңелле узды!

     31  нче  март көнне   Теләче урта мәктәбе   юл хәрәкәте буенча  яшь инспекторлар командасы Казанда Татарстан Республикасында  юл хәрәкәте  буенча яшь инспекторлар отрядлары төзелүгә 45 ел тулуга багышланган   чарада  катнаштылар. Теләче урта мәктәбе юл хәрәкәте буенча яшь инспекторлар командасы  Р.Р. Гатиятов җитәкчелегендә ярышларда   уңышлы чыгыш  ясады һәм  1 урынны яулады. Котлыйбыз!

     2 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды, шулай ук авыл хуҗалыгы машиналарын язгы-кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде.

    Техниканы карауга барлыгы 22 трактор, 7 арба әзерләнеп, тезелеп куелган иде. Тракторлар техник үлчәү приборлары белән тикшерелде. Шулай ук, тракторларның әзерлеген тикшерү вакытында, механизатор белән тәэмин ителүве, аларның тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларның  хәм арбаларның учетта торган документлары барлыгы тикшерелде.

Дусларыбыз дип атаганбыз икән, димәк аларны шатланып, якты йөз һәм бүләкләр белән каршы алырга кирәк. Ә туган ягына әйләнеп кайткан кошларга иң яхшы бүләк - үз ояң  булу.Безнең Баландыш балалар бакчасында  атна дәвамында балалар әтиләре, абыйлары белән ясаган сыерчык ояларын алып килделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International