ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

31 нче март  көнне Теләче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф  укучылары Казань шәһәрендә  кызыклы сәяхәттә булып кайттылар. Укучылар  җитәкчеләре  Алексеева И.Х,  Нуртдинова Е.Я.  һәм Д.Г. Фатхрахманова  белән берлектә “ Россия – минем тарихым” дигән тарихи күргәзмәдә булдылар,  Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында һәм Гәлиаскар  Камал исемендәге Татар академия театрында   бик матур  спектакльләр   карап кайттылар. Казанның күренекле урыннарына сәяхәт барысына да  бик ошады һәм искиткеч кичерешләр калдырды.

Баландыш төп мәктәбенең бер төркем  укучылары   бүген Иске Җөри урта мәктәбендә уза торган “Хәвефсез тәгәрмәч” конкурсында катнашалар.  Аларга уңышлар телибез!

Фестивальнең зона сайлап алу турында Баландыш,  Айдар  авыл җирлекләре үзешчәннәре, сәнгатьтә катнашучы ветеран җырчылар, биючеләр, фольклор коллективлар катнашты. Фестивальдә катнашкан ветераннарыбыз  үз чыгышларын югары дәрәҗәдә, ә иң мөһиме – чын күңелдән башкардылар.

 

Театрның төп ролендә Сара ролен авылыбызның хөрмәтле кешесе, театрның режиссеры- Давлетгараева М.А,Сәфәр ролен- Гараев Ф.В башкардылар.Бу ике үзешчән артисларыбыз рольләренә кереп китеп, тамашачыларга әсәрнең төп мәгънәсен аңлатып бирделәр. Спектакльдә катнашкан һәр уйнаган артист булдыра алганча үз ролен башкарды. Алар берсе өчен берсе борчылып,ярдәмләшеп ,уйнап чыктылар.Тамашачыны кызыксынучанлык белән яраттырды Олы Нырсы авыл артислары. Тамашачылар канәгать булып таралыштылар.

27-29 март көннәрендә Казан шәһәрендә узган VIII  яшьләрнең халык иҗаты “Ватан”  Республика фестивалендә Югары Кибәхуҗа авылыннан Фәндүс Гильметдинов катнашты. Ул  бу фестивальдә Гран-прига  лаек булды.  

Бу чара кичәләрне төрлерәк һәм мавыктыргычырак үткәрү, китапханәгә укучы баларны күбрәк тарту,буш вакытларында ешрак китапханәгә тартылсыннар өчен оештырылды. Кичәдә катнашучы балалар Р. Батулланың иҗаты белән якыннан таныштырылдылар, “Шаян бака”,”Җир мае”, “Аю баласы Әппәс”әкиятләре кычкырып укылды.

Ярышта  Теләче, Метәскә, Сауш, Олы Мишә, Үзәк,Шәтке  мәктәп командалары катнашты.Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә:

1 урын: Теләче урта мәктәбе

2 урын: Мәтәскә урта мәктәбе

3 урын: Шәдке урта мәктәбе

Айга бер тапкыр алар белән аралашып, нинди әдәбиятны укырга теләгәннәрен исәпкә алып кирәкле әдәбият сайлана. Аларны яңа кайткан китаплар һәм газета-журналлар белән таныштырып барабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International