ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

2018 нче ел Россиядә Максим Горький елы буларак та билгеләп үтелә. Шул уңайдан   29 март көнне Иске Жөри  авылы  китапханәсендә мәшһүр  рус язучысы, прозаик Максим Горькийның 150 еллыгы уңаеннан “Кешеләрне хезмәт яшәтә” дип исемләнгән  китап күргәзмәсе куелды.

 А.М. Горький  узган гасырда иҗат иткән иң каршылыклы язучыларның берсе. Китапханәгә килгән һәр укучы  аның әдәби әсәрләре белән таныша ала. Әлеге әсәрләрнең күбесендә кеше шәхесенең күптөрле һәм катлаулы сыйфатлары яктыртыла.

29 март көнне өстәмә белем бирү педагогы Әбҗәлилов Радик Габбас улы җитәкчелегендәге теннисчылар командасы Арча муниципаль районының 2009-2010 елгы, 2004 һәм яшьрәк булган кызлар һәм малайлар,өстәл теннисы буенча ачык Беренчелектә катнаштылар.


2
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасының бер юнәлешен балаларга экологик тәрбия бирү алып тора. Табигать балаларда күзәтүчәнлекне тәрбияләргә, гадәти булып тоелган табигать байлыкларын күрә белергә, әйләнә-тирәнең матурлыгын тоярга өйрәтә. Ә күптән түгел бакчабызда старт алган “Агрокласс” проектын тормышка ашыру эшчәнлеге кертелү, экологик юнәлештә тагын да тырышыбрак эшли башлауга этәргеч бирде. Бүген балалар белән комбайнер һөнәре белән таныштык.  Башта виртуаль экскурсиягә барсак, ахырдан алган кичерешләр белән уртаклаштык. 

     30 март көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Алан» хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.

     Техниканы карауга барлыгы 28 трактор, 22 арба әзерләнеп куелган иде. Тракторлар техник үлчәү приборлары белән тикшерелде. Тракторларның әзерлеген тикшерү вакытында, механизатор белән тәэмин ителүве, аларның тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларның хәм арбаларның учетта торган документлары барлыгы тикшерелде.


30
март, 2018 ел
җомга

Конкурста  балалар иҗат үзәгенең һәм мәктәпләрдән иҗади коллективлар чыгыш ясадылар. Фестивальдә әзерләнүдә өстәмә белем бирү педагоглары, укытучылар, ата-аналар күп көч куйдылар. Жюри әһелләре яшь үзенчәлекләренә карап һәм чыгыш төрләренә карап урыннар билгеләде. Иң яхшылары Казан шәһәренә чакырылачаклар.

Алар китапханәгә килүче «Салават күпере» белән «Сабантуй» журналларын  укыдылар. Балалар бер-берсенә табышмаклар әйтештеләр, ребуслар, сканвордлар чиштеләр.

2014 нче елда башлангыч алган"Мәдәни көндәлек" проекты бары 1нче сыйныф укучыларына адресланган булса,быелгы елда ул барлык башлангыч сыйныфлар өчен булуы белән аерылып тора.Укучылар ел буена нинди мәдәни урыннарда булуларын шушы көндәлектә билгеләп баралар. Мәсәлән: китапханәдә, музейда, кинотеатрда...

30 март көнне Сауш авылы китапханәчесе яшь буын арасында өстәл уеннарын популярлаштыру йөзеннән, язгы каникул чорын файдалы үткәрсеннәр өчен, укучы балаларның фикерләү сәләтен, акылын үстерә торган шашка-шахмат уеннары ярышын оештырды.

Горький  ХХ гасырда  рус әдәбияты үсешенә зур йогынты ясаган. Аны  «беренче рус пролетариат язучысы» дип атыйлар. Күргәзмәдә А.М.Горькийның хикәяләре, очерклары, мәкаләләре һәм башка әсәрләре тупланган китаплар, тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан “Великий художник слова»  буклеты  урын алды. Шулай ук, язучының иҗатын бәяләгән мәкаләләр, аның тормышындагы Казан чорын тасвирлаган материаллар тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International