ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2018 ел
җомга

Китапханәче балаларга «Тылсымлы сандык»та кызыклы китаплар, әкиятләр алып керде.   Балаларны  алып килгән китаплар белән таныштырды, әкиятләр, шигырьләр укыды. Аларга китапларны ертмаска, пөхтә итеп тотарга, укырга кирәклеге турында сөйләде. Балаларга бу очрашу бик ошады.

Күргәзмәгә  яңа китаплар, эчтәлекле, рәсемле, әкиятләр, табигать турындагы  китаплар куелды. Китапханәче балалар өчен  яңа китапларга әңгәмәләр үткәрде. Яңа китаплар, яңа килгән журналлар белән таныштырды.

«Книжные жмурки» эчтәлеге буенча искиткеч, әмма бүгенге көндә бераз онытылган китапларга укучыларның игътибарын җәлеп итү максатыннан оештырылды. Соңгы вакытта кешеләр китап уку турында оныта башладылар. Алар ешрак телевизор карый, мәгълүматны ешрак интернеттан ала. Шуңа күрә укуга зәвыкны балачактан тәрбияләү мөһим. Чөнки гыйбрәтле, яхшы китаплар бик күп. Китапханә хезмәткәрләре уен вакытында нәкъ менә шундый китапларга игътибарны юнәлтте. Өйдә уку өчен китапларны махсус җыентыктан алырга тәкъдим итте. Нинди китап алганын укучы күрмәскә тиеш иде. Кире кайтарып биргәндә укучы белән китапның эчтәлеге буенча әңгәмә үткәреләчәк.

Конференция Әлмәт шәһәрендәге балалар бакчаларында югары дәрәҗәдә белем бирү тирәлеген тәэмин итүгә багышланган иде. Әлеге чарада Теләче районы делегациясе составында Теләче 2нче балалар бакчасының өлкән тәрбияче Н.Ф. Галимова катнашты. Икенче көнне ул конференциядә ишеткән яңалыклары белән, балалар бакчасында эшләүче башка педагоглар белән уртаклашты.

Бу көнгә Үзәк авыл китапханәсендә «Шигърият–җанга, йөрәккә дәва» дигән темага китап күргәзмәсе ясалды. Һәркем үзенең яраткан шагыйрен, яраткан шигырьләрен  тапсын. Күргәзмәгә Бөтендөнья шигърият көненең барлыкка килү тарихы турында да мәгълүмат куелды.

26 нчы март көнне күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Абдулла Алиш исемендәге  Гаяз Исхакый һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Рабит Батулла үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Үзәк авыл китапханәсендә аның иҗатына багышланган, “ Бар шундый Батулла ”дигән китап күргәзмәсе эшләнде. Укучылар аның иҗаты белән таныша алдылар.

Субаш авыл китапханәсендә дә Л.Н.Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан “Мин яңадан Л.Толстойны ачам” акциясе кысаларында кычкырып уку сәгате үтте. Башта балаларны кыскача язучының тормыш юлы һәм автобиографиясе белән таныштырылды. Акциянең төп максаты - балаларны һәм үсмерләрне рус әдәбияте классигы Л. Толстой иҗаты белән таныштыру. «Зеркало русской души» дип исемләнгән күргәзмә ярдәмендә язучының  китаплары белән дә танышылды.

Ул 1943 елда балалар язучысы Лев Кассиль башлангычы белән гамәлгә кергән. 28 март көнне Айдар авыл китапханәсендә дә балалар китабы көне һәм язгы каникуллар уңаеннан «Туган көнең белән, Китап!” дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Китапханәдә балаларны юбилей хөрмәтенә, “китаплардан пешерелгән бәйрәм торты “ каршы алды.

Укучыларга “М.Горький. Жизнь и творчество” исемле темага презентация күрсәтелде. М. Горькийның  чын исеме Алексей Максимович Пешков. Беренче хикәясе "Макар Чудра" 1892 елда басылып чыга. 1898 елда иҗат ителгән ике томлы хикәяләре аны атаклы итә. Аның атаклы әсәрләренә "Старуха Изергиль"(1895),  "Мещане"(1901), "На дне"(1902), "Детство", "В людях" повестьлары  керә.

Конференциядә 3нче номерлы балалар бакчасы мөдир урынбасары Сафина Е.В катнашты.Конференциядә балалар бакчасында ECERS шкаласын куллану һәм аның нәтиҗәләре, әти-әниләр белән партнерлык һ.б. темалалар күтәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International