ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2018 ел
җомга

2018 нче елның 7нче марттан  башлап 15 мартка кадәр район балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар  арасында “Мин юлда иминлек яклы” дигән тема астында рәсем бәйгесе булып узды. Бәйгедә     Югары Кибэхужа  балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар бик теләп катнашты. Алар үзләре мөстәкыйль һәм әти-әниләре, тәрбиячеләре белән берлектә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган рәсемнәр ясап алып килделәр. Бәйгегә алып килгән барлык рәсемнәр дә район мәгариф бүлегенә тапшырылды. Конкурс нэтижэлэре буенча Хасаншин Н.И. 2 нче урынны алды.


29
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Вступили в силу изменения в ПДД, касающиеся ношения светоотражающих жилетов.

Нововведение заключается в обязанности при вынужденной остановке транспортного средства или ДТП вне населенных пунктов в темное время суток находиться в куртке или жилете со светоотражающими полосами. Соответствующие изменения в правила дорожного движения вступили в силу с 18 марта 2018 года.

Нововведение заключается в обязанности водителя при вынужденной остановке транспортного средства или ДТП вне населенных пунктов в темное время суток находиться в куртке или жилете со светоотражающими полосами. Такое же требование будет действовать в случае условий ограниченной видимости.

                                                           

Төрле сыйныф укучылары  катнашындагы  чара  чәй өстәле  артында үтте.  Укучыларга кыскача шәҗәрә турында  аңлату эше алып барылды һәм аларга үзләренең  нәсел агачларын  барлый торырга  кушылды. Киләчәктә китапханәдә үзләре белән берлектә шәҗәрә агачын төзу планлаштырыла.

Кызлар арасындагы ярышта 8 команда Кукмара, Арча, Теләче районнарыннан  чыгыш ясады. Волейбол буенча Теләче спорт мәктәбе тренерлары Зәкиев Әзһәм Хамзович һәм  Габделхаев Рәшит җитәкчелегендә “Теләче” спорт мәктәбе командасы составында Шәтке, Теләче мәктәбе кызлары  катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча кызлар арасында Шәтке мәктәбе кызлары командасы 2 урынны яулады. Теләче мәктәбе 4 урында.

Газета – ул китапханә тормышын киң чагылдырган мәгълүмат чарасы. Без анда китапханәдә булган барлык яңалыкларны яктыртабыз. Газетаны укысагыз китапханәдә булган барлык яңалыкларны да белерсез.

Кичәне китапханәче Сәйфетдинова Р. яулык тарихы белән таныштырудан башлады.

    Яулыкларда татар халкының тарихы да чагыла. Элегрәк әби- әниләребез башларына өрпәк(өчпочмаклы яулык) һәм тастар (ак киндердән киселгән озынча яулык) бәйләп йоргәннәр.Тора –бара фабрикада эшләнүче дүртпочмаклы яулыклар барлыкка килгән...

     Хак әйтәләрдер тарих яшәгәдә, йолалар сакланганда милләт яши. Кичә дәвамында бик күп истәлекләр яңарды, яулык сүзе  кергән җырлар башкарылды. Истәлекләр, яулыклар тарихы чәй табыны артында дәвам итте.

Китапханәдә  уздырылган "Каникулда китап белән” дип исемләнгән мәгълүмати сәгать кысаларында  китапханәнең  актив укучыларына  кызыклы  китаплар тәкъдим ителде. Балалар китапханә буйлап сәяхәт иттеләр, үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап таптылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International