Китап күргәзмәсендәге китаплар ярдәмендә китап укучылар М. Горькийның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныша алачаклар.
Китапханәдә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Толстой һәм без» дигән кычкырып уку сәгате үткәрелде. Әлеге уку сәгате Татарстанда Толстой елы буларак оештырылды һәм слайд – презентация белән үрелеп барды. Шулай ук, 2018 ел – Россиядә волонтерлар елы буларак билгеләп үтелә. Андый ирекле ярдәмчеләр хәрәкәте безнең районда да бар. Шуңа күрә, Толстой укуларын уртак оештыру максатыннан әлеге юнәлеш буенча шөгыльләнүче берничә укучы китапханәгә чакырылды. Әлеге чара язучының белемгә омтылыш турындагы кечкенә әсәре - «Филиппок» хикәясе буенча фикер алышудан башланды. Волонтерлар китап укучыларга әсәрнең нибары берничә генә биттән торуына карамастан, ни өчен күңелгә шулкадәр тирән уелып керүе хакында аңлаттылар, шулай ук, Толстой әсәрләре буенча бик күп сораулар бирделәр. Соңыннан язучының намуслы, гадел, һәм ярдәмчел булырга өйрәтүче «Косточка» һәм «Птичка» кебек гыйбрәтле хикәяләре укылды.
Андый укучылар бүгенге көндә – 3 кеше. Айга бер тапкыр алар белән аралашып, нинди әдәбиятны укырга теләгәннәрен исәпкә алып кирәкле әдәбият сайлана. Аларны яңа китаплар һәм журналлар белән таныштырабыз.
Сөйләшү барышында "Ефәк баулы былбыл кош" исемле спектакль буенча фикер алышу булды һәм китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Семинарның беренче өлеше безнең балалар бакчасында узды. Республика күләмендә эксперименталь бакча булып саналган“Агрокласс” проекты буенча "Авыл хуҗалыгы һөнәрләре " дип исемләнгән уен-дәресне Хабирова Ф.Ф. – педагог-психолог тәкъдим итте , математика буенча Федераль инновацион программа “Мате: плюс” буенча “Өч аю” дигән өзлексез белем бирү эшчәнлеген Давлетшина Р.Н. - күрсәтте . Семинарда өлкән тәрбияче Нуруллина А.Х. белән бакча мөдире Дәүләтшина А.Н. шушы яңа проеталар белән эшләү алымнары белән уртаклаштылар. Алга таба педагоглар коллективы өченче номерлы балалар бакчасының тәҗрибәсе белән танышты. Семинарны район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем һәм тәрбиябирү методисты Саетова А.Н.йомгаклап үткәрелгән эшкә зур бәя бирде.
Рабит Батулла – күпкырлы талант иясе, җәмәгать эшлеклесе, милләтен кайгыртучы фидакарь әдип. Күргәзмәнең төп максаты әдип турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирү. Рабит Батуллага 1985 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Әдәбият өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен ул Гаяз Исхакый исемендәге һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премияләренә лаеклы була. Китапханәгә килгән укучылар белән күргәзмәгә күзәтү ясалды.
Күргәзмәгә театр тормышында танылган кешеләр, аларның тормыш юллары һәм кызыклы вакыйгалары турында мәгълүматлар куелды.
Казанда 2018 елның 31 марттан 28 апрельга хәтле, 10 сәүдә мәйданчыгында чираттагы авыл хуҗалыгы продукциясен хәм көндәлек азык-төлек товарларын сату ярминкәләре үткәреләчәк.
Казанның Вахит районы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән Теләче муниципаль районы тәэмин итәчәк. Сату мәйданчыгы, гадәттәгечә, Кәрим Тинчурин исемендәге парк-сквер каршында (Кәрим Тинчурин урамы,19) оештырылачак.
Районның барлык хуҗалыклары, КФХлар, шәхси эшмәкәрләр хәм шулай ук, авыл җирлекләре узенең продукциясен тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә барлык авыл хуҗалыгы продукциясе хәм азык-төлек товарлары: ит, йомырка, сөт, сыр, май, икмәк, көрпә, бәрәңге, яшелчә, бал, пешкән ризыклар хәм башка продукция тәкъдим ителәчәк. Авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре вакытында, ТР Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек министрлыгынын тәкдим ителгән бәяләре белән сатылачак.
Бөек язучы, фикер иясе, философ, укытучы, мәгърифәтче Лев Толстой үзеннән соң данлыклы әсәрләр калдыруы белән генә түгел, ә милләтне һәм халыкларны берләштерә торган рухи фәлсәфәне дә мирас иткән олы шәхес, дип бәяләнә. Толстойның “Сугыш һәм тынычлык”, “Анна Каренина”, “Якшәмбе” кебек әсәрләре бүгенге көндә дә дөньда танылган китаплар исемлегендә йөри.
2018 ел -Татарстаныбызда Лев Николаевич Толстой елы дип игълан ителү сәбәпле, 27 март -театр көне уңаеннан, Айдар мәдәният йортында «Л.Н.Толстой һәм театр»- дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Язучының тормышын һәм иҗатын яктырткан « Все дороги ведут в Казань», «Лев Николаевич Толстой», «Казанский период жизни Л.Н.Толстого»-буклет һәм китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Язучының биографиясе, Казан шәһәрендәге тормышы турында сөйләнде.