ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

27 март көнне Арча районының балалар сәнгать мәктәбендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына132 ел тулу уңаеннан “Арча ягы, данлы Тукай ягы” дип исемләнгән Республика күләм бәйге булып  узды. Теләче сәнгать мәктәбеннән оч бертуганнар Мухаметханов Айбулат (1 урын лауреат), Мухаметханов Айсаф (2урын лауреат), Мухаметханов Алмир(3 урын лауреат катнашып призлы урыннарга лаек булдылар.  Шайдуллин Илсаф дипломант булды. Җитәкчеләре Сафиуллин И.И.

26 – 28  нче  март  көннәрендә  Теләче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Г.Р. Сәлманова   “ Туган тел” Бөтенроссия мастер – класс конкурсының  йомгаклау этабында  катнашты. “ Туган тел” Бөтенроссия мастер – класс конкурсына илебезнең төрле регионнарыннан  укытучылар җыелган иде. Укытучылар дәресләрдә һәм мастер – классларда үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Бу конкурс укытучыларга яңа педагогик алымнар табарга һәм иҗади үсешләренә ярдәм итә. Югары квалификация категориясенә ия булган Г.Р. Сәлманова  уңышлы чыгыш ясап , “ Эрудиция и иҗади фикер” номинациясендә җиңү яулады, диплом һәм бүләк алды. Җиңүегез белән котлыйбыз!

28 март   Кемероводагы фаҗигадә  һаләк булганнар истәлегенә Россиядә илкүләм матәм көне дип игълан ителде.  Бик авыр күңелгә, бик авырта күнел... Вакытсыз һәлак булганнарның авыр туфраклары  җиңел булсын... Без бу траурга кушылабыз һәм  янгында һаләк булганнарның  якыннарына сабырлык һәм түземлек телибез.

Балаларны китапханәгә яңа кайткан балалар өчен булган китаплар белән таныштырылды.” Тәмле сүз”, “Хәрефләр дөньясына сәяхәт”, “Шүрәле әлифбасы” китапларына күзәтү үткәрелде.  Аларны буярга дигән китапларны ничек буярга икәнлеге өйрәтелде. Тәрбияче апалары да, балалар да, алар яннарына килүгә шат булдылар.

28 март көнне Ачы авылы китапханәсендә "Книги для детей" дип исемләнгән балалар өчен китап күргәзмәсе эшләде, ул 3 бүлектән тора:

1 "Сәяхәт"

2 "Әкиятләр"

3 " Бөтен әйбер турында"

Күргәзмә балаларга бик ошады, 20 китап бирелде.

Киңәшмәне район мәдәният бүлеге җитәкчесе Д. С.Иксанов уздырды.

  Киңәшмәдә 19 марттан 26 мартка кадәр узган ТР Хисап палатасының тикшерү нәтиҗәләренә анализ ясалды,  янгын куркынычсызлыгы чаралары, клуб биналарының түбәләреннән карны чистарту һәм башка клуб эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.

Бәйрәмгә авыл китапхәнәчесе Нәүрүз, мәдәният йорты директоры Кыш бабай булып бәйрәм үткәрүдә катнашты. Мәктәп укучылары өчен төрле күңел ачу программасы әзерләнгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International