Әлеге әңгәмәдә "Тәм-том" пешерү серләре буенча сөйләштеләр.
Әңгәмә барышында балаларга яз темасына багышланган сораулар бирелде. Укучылар үзләре укыган китапларыннан рәсемнәр ясадылар.
Күргәзмәдә язучының әсәрләре урын алды, китапларга күзәтү ясалды, әңгәмә үткәрелде.
Шушы ике балалар бакчасы да математика буенча Федераль инновацион мәйданчык исемен йөртәләр. Семинарның беренче өлешендә: "Авыл хуҗалыгы һөнәрләре " дип исемләнгән уен-дәресне Хабирова Ф.Ф. – 1нче номерлы Теләче балалар бакчасынының педагог-психологы тәкъдим итте , “Өч аю” дигән өзлексез белем бирү эшчәнлеген Давлетшина Р.Н. -1нче номерлы Теләче балалар бакчасынының тәрбиячесе күрсәтте . Икенче өлеш 3нче номерлы Теләче балалар бакчасында дәвам итте: тәрбиячеләр Хафизова А.Р.- дидактик уен, Мухаметзянова А.А.- “Казлар-аккошлар” дигән өзлексез белем бирү эшчәнлеген, Мингазова Г.Р.- математика буенча квест уеннар күрсәттеләр. Семинарда Нуруллина А.Х.- 1нче номерлы Теләче балалар бакчасынының өлкән тәрбиячесе, Сафина Е.В. - 3нче номерлы Теләче балалар бакчасынының мөдир урынбасары чыгыш ясадылар. Семинарны йомгаклап, сүз район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү һәм тәрбия методисты Саетова А.Н.га бирелде.
На соревнованиях участвовали команды: Арск-1, д.Кинер, Тюлячи, Арск-2,Атня. Наш район под руководством педагога дополнительного образования ДООЦ Рустама Габдулгазизовича Хабирова представляли мальчики из Тюлячинской, Узякской средних школ. По итогам игр, команда мальчиков заняла 4 место.
27 март Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә "Халыкара театр көне" уңаеннан, күренекле театр артистлары тормышын чагылдырган китап күргәзмәсе һәм Республикабызда театр тарихын чагылдырган экспозицияләр куелды.
Без бүгенге тормышыбызны театрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз.Чөнки театр халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф - гадәтенә мәхәббәт уята, халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да... 27 март-халыкара театр көненә карата Урта Мишә авыл китапханәсендә “Сәхнә ул могҗиза!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылып, андагы китапларга күзәтү ясалды.
Китапханәче Сәләхова Илсөяр күчмә китапханә белән Балыклы авылына хезмәт күрсәтә. Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый юлы-укучыларны рухи азык белән бәйләп торса, ә китапханәчеләр өчен- китап укучылар саны арту белән бик отышлы.
Туган иленә, ватанына, милләтенә тугъры булган җәмәгать эшлеклесе татар халкының яшәешендә зур урын алып тора. Күргәзмәдә язучының төрле жанрдагы әсәрләре урын алды һәм киң катлам укучыга тәкъдим ителде.
Балалар китабы атналыгында китапларга икенче тормыш бүләк итү күптәнге традициягә әйләнде. Мондый чаралар балаларда хезмәткә мәхәббәт, кызгану хисе, хөрмәт тәрбияләп кенә калмый, коллективта бердәмлек һәм дуслыкны да үстерә.