ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

28 март   Кемероводагы фаҗигадә  һаләк булганнар истәлегенә Россиядә илкүләм матәм көне дип игълан ителде.  Бик авыр күңелгә, бик авырта күнел... Вакытсыз һәлак булганнарның авыр туфраклары  җиңел булсын...Янгында һаләк булганнарның  якыннарына сабырлык һәм түземлек телибез.

Безнең  балалар бакчасы авыл китапханәсе белән элемтәдә тора. Безгә кунак булып авылыбыз китапханәчесе Махмутова Гөлназ Вакыфовна килде.Ул балаларны үзе алып килгән китаплар белән таныштырды, әкиятләр укыды,китапларның ничек саклануын, аларны саклап кына тотарга кирәклеген, китапны алып торып өйдә ничек укылуын аңлатты. Балалар үзләре дә Гөлназ апаларына шигырләр, әкиятләр сөйләп күрсәттеләр.дуслык турында сөйләштеләр.Балаларга очрашу бик ошады һәм файдалы булды, алар Гөлназ апаларын тагы кунакка чакырдылар.


27
март, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы беренчелегенэ бару очен сайлап алу  ярышлары буларак уздырылды.

Ярышларда барлыгы  5 егетлэр  командасы катнашты.

Кроссворд чишү – күңелле һәм интеллектуаль хезмәт төре. Ул – эрудицияңне арттыру өчен менә дигән ысул булса, аны тулыландыру өчен бер сәбәп тә. Ә танылган классигыбыз М. Горький турындагы күргәзмә – кроссворд балаларда кызыксыну уятып һәм фикерләү сәләтен үстереп кенә калмый, аларны күп сорауларга җавап табу өчен китапларга мөрәҗәгать итәргә дә мәҗбүр итә.

26 март көнне Теләче үзәк китапханәсендә, язучы-прозаик, драматург “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Рабит Батуллага 80 яшь тулу уңаеннан “Киң колачлы әдип” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Рабит Батулла – күпкырлы талант иясе, җәмәгать эшлеклесе, татар халкы язмышы өчен борчылучы, милләтен кайгыртучы фидакарь әдип. Күргәзмәдә китап укучылар Рабит Батулланың китаплары, тормыш юлы һәм иҗаты белән таныша алалар.

Күргәзмәдә язучының китаплары, биографиясе тәкъдим ителде. Күргәзмә белән якыннан танышырга чакырып калабыз!

Экологик культура , табигатьне саклау эшчәнлегенә этәрү максатыннан әлеге әңгәмә  кзыклы үтте.   Урман -  ул һаваны, сулыкларны, туфракны саклаучы, сулый торган һавабызны чистартап,  фильтрлаучы. Урман дымны саклый, ул - кислород һәм озон чыганагы да. Белгечләр бер гектар урман бер сәгать эчендә ике килограмм углекислоталы газны йота, дип саныйлар. Ул агулы матдәләрне, авыр металларны үзенә ала. Әлеге очрашуда у рманның экологик мәсьәләләрен чишү, һәр кешенең урманны саклаудагы ролен арттыру бурычы куелды.

 26  нчы март көнне  Теләче урта мәктәбендә Теләче муниципаль  районы мәгариф хезмәткәрләре өчен методик  семинар үткәрелде. Методик семинарны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының  белем бирү өлкәсендә күзәтү һәм тикшерү департаменты  белән Мәгарифне үстерү институты оештырды. Методик  семинарда Теләче муниципаль районы белем бирү оешмаларын комплекслы тикшерү нәтиҗәләре турында Мәгариф һәм фән министры урынбасары, департамент җитәкчесе Г.З. Габдрахманова чыгыш ясады. Район семинарында Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф. Зарипов , район мәгариф  булеге мөдире  башлыгы  Н.В. Карпова , Мәгариф һәм фән министрлыгының  белем бирү өлкәсендә кузәтү һәм тикшерү департаменты хезмәткәрләре, белем бирүнең сыйфатын тикшерүчеләр, Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре,  район белем бирү оешмалары директорлары һәм укытучылары катнашты.  Методик семинар бик нәтиҗәле булды.

Аның максаты-китап укучыларны теркәү, аларның санын арттыру һәм бердәм укучы билетлары тапшыру иде. 24 мартта, шушы акция кысаларында, Алан урта мәктәбенең 10 класс укучыларына бердәм укучы билетлары тапшырылды һәм аның турында информацион сәгать үткәрелде.

Бу фестивальдә мәдәни тормышка битараф булмаган сәхнә ветераннары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Фестивальне оештыруга Алан авылы җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре зур өлеш керттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International