ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2018 ел
сишәмбе

26 март көнне китапханәче Гөлфия Мухаметшина күчмә китапханә белән Җәнәй авылына хезмәт күрсәтте. Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый юлы-укучыларны рухи азык белән бәйләп торса, ә китапханәчеләр өчен- китап укучылар саны арту белән бик отышлы. 

Яңа китаплар белән якынрак танышу өчен балаларга «Китаплар - күңел түренең иң якын дуслары» дип исемләнгән күргәзмә тәгъдим ителде. Балалар яңа китаптагы әсәрләрне бик теләп укыдылар, үзара фикер уртаклаштылар һәм үзләренең кайсы әсәр героена охшыйсы килүләрен белдерделәр. Барлык балалар да китапханәдән яхшы кәеф һәм яңа китаплар белән кайтып киттеләр.

Гөлләр  уңайлы мөһит тудыралар.Аннан тыш үләннәр һаваның составын яхшырталар һәм атмосфераны чистарталар.Үләннәрне тәрбияләү барлык яшьтәге кешеләргә дә кызыклы шөгыль.Китапханәдә чәчәкләр яратучыларга  бүлмә чәчәкләрен  үстерү буенча китаплардан һәм журналлардан тематик күргәзмә әзерләнде һәм күзәтү ясалды.

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү – өлкәннәрнең: әти–әниләрнең, тәрбиячеләрнең һәм шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләренең төп бурычларыннан берсе булып тора. Шушы максаттан  Теләченең 3нче номерлы  балалар бакчасында ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Ягафарова Г.Н. белән очрашу булып узды.  Бу чараның максаты - балаларга  язгы каникулда юлда хәвеф–хәтәрсез йөрү кагыйдәләрен төшендерү һәм  яктылыкны кире кайтара торган элементларны файдалану турында профилактик әңгәмә үткәрде. Балалар чара барышында үз–үзләрен юлда ничек тотарга кирәклеге, бигрәк тә юлны ничек аркылы чыгарга кирәклеге турында аңлатып сөйләделәр, белшечнең барлык сорауларга да актив җавап бирделәр. Ахырдан яктылыкны кире кайтара торган элементлар белән флешмоб үткәрелде. Чара бик  кызык һәм файдалы үтте.

2018 ел Татарстаныбызда  Лев Николаевич Толстой елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, 24 март көнне Айдар авыл китапханәсендә, «Я вновь открываю Льва Толстого»  Республика күләм акция кысаларында  «Безграничный мир  Л.Н.Толстого» дип исемләнгән  әдәби сәгать уздырылды. Чарага язучының тормышын һәм иҗатын яктырткан «Зеркало русской души» исемле альбом, « Все дороги ведут в Казань», «Лев Николаевич Толстой», «Казанский период жизни Л.Н.Толстого»-буклетлар, «Лев Толстой-это целый мир» китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китапханәче  укучыларны язучының биографиясе, Казан шәһәрендәге тормышы белән таныштырды, Л.Н.Толстойның иҗатына багышлап ясалган күргәзмәдәге китапларга күзәтү үткәрде. Укучылар язучының "После бала ", «Воскресенье», «Детство» , «Косточка», «Котёнок», «Филипок», «Лев и собачка», «Акула», «Пожарные собаки» әсәрләреннән  өзекләрне кычкырып укыдылар, укыган әсәр буенча әңгәмә үткәрелде, сөйләгәннәрдән чыгып әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр.

Шушы уңайдан Күкчә авыл китапханәчесе язучының иҗатын, тормыш юлын чагылдырган плакат эшләде.

27нче март –Халыкара теарт көне уңаеннан Теләче 2нче балалар бакчасында бәйрәм узды. Балалар бакчасы педагоглары, театр көненә багышлап, төрле чаралар оештырдылар: балалар өчен “Театрда кунакта” исемле презентация күрсәтелде, “Сихри театр дөньясы” , “Театрда үзеңне ничек тотарга” темасына әңгәмәләр оештырылды. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар  кечкенә төркемнәргә “Кызыл калфак” һәм “Үги кыз” исемле әкиятләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Кечкенгә тамашачылар зур кызыксыну белән сәхнәдә барган күренешләрне күзәттеләр, чын күнелдән артистларга кул чабып утырдылар.

Театр – сәнгатьнең бер төре. Ул үз эченә әдәбият, музыка, бию,сынлы сәнгатьне берләштерә. Сабый чакта күңел түренә салып куелган бу “орлыклар” балага киләчәктә зур ярдәм итергә,матурлыкны аңлый белүче, мәрхамәтле бала булып үсергә булыша. Баланың бөтен тормышы уен. Уенда бала тирә- юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгамәләләрен төзергә өйрәнә. Ә бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур, әйбәт сөйләшә белүен таләп итә.Театраль уеннарында катнашып, балалар образлар, төсләр, авазлар аша тирә- юнь белән танышалар, ә сораулар балаларны уйларга, анализларга, йомгаклау ясарга мәҗбүр итә.Бүген әлеге көн уңаеннан бакчабызның зурлар төркеме балалары “Өч кыз”әкиятен сәхәләштереп иптәшәләренә күрсәттеләр.Бәләкәй артистларның уйнавын нәни тамашачылар бик яраттылар һәм көчле алкышларга күмделәр.

Язгы каникуллар вакытында, гадәттәгечә, балалар китабы атналыгы уздырыла. Атналыкның беренче көне Р. Батулла әкиятләрен тыңлау белән башланып китте. Бу көнне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы һәм  драматург Р Батуллага 80 яшь тулды. Аның иҗаты дәүләтебез тормышында зур роль уйный. «Минем тарафтан әлеге әкиятләр ике яшьтән алып туксан яшькә кадәрге кешеләр өчен уйлап чыгарылды. Алар, ике яшьлек балалар өчен дә кызыклы булачак, аларны кечкенәләргә өлкәннәр укырга тиеш» дип яза автор, безнең китапханәдә тыңлатылган әсәрләре турында. Моннан тыш, «Батулла бабай әкиятләре» дигән китап күргәзмәсе төзелде, анда укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныша алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International