Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә “Табигатьтә бардыр могҗиза” дигән темага информационсәгать үткәрелде. Бу ошрашуда укучылар кошлар турында тагын да күбрәк мәгълүмат алдылар. Кошлар турында сынамышлар, мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштылар. Аннан соң китапханә каршында ясалган җимлекләргә җимнәр салып кошларны сыйладылар.
Анда ир-егетләр генә чыгыш ясады. Чара авыл җирлеге башлыгының бәйрәм уңаеннан котлавы белән башланып китте. Бәйрәм бик матур һәм күңелле барды.Тамашачылар артистларны көчле алкышларга күмде.
Теләче районы Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 7 сыйныфында тәрбия сәгатендә Галимов Ильназ классташларын 8 мартка багышланган презентация белән таныштырды. Соңыннан егетләр кызларны бәйрәм белән котладылар. Тәрбия сәгате күнелле һәм файдалы үтте.
2018 елның 18 мартында РФ Президентын сайлаулар көне узачак. Сайлау алды кампаниясе көннәрендә китапханә халыкның хокукый культурасын активлаштыруда эшчәнлеген арттырырга тиеш. 7 март көнне Айдар авыл китапханәсендә Ватан язмышы өчен җаваплылык тою хисе, актив гражданлык позициясе тәрбияләү, яшьләрне сайлау хокукы нигезләре белән таныштыру максатыннан "Сайлау хокукы - сезнең иң мөһим хокук” дип исемләнгән мәгълүмати сәгать уздырылды.
Шул уңайдан Казаклар авыл китапханәсендә белешмә өстәле ясап куелды. 18 яше тулган һәркем сайлауларда катнашу хокукына ия. Һәр тавыш мөһим.
Нәкъ менә шушы көннәрдә кешелек дөньясы иң матур бәйрәмнәрнең берсе –8 нче Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтте. Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә 7-9 март көннәрендә “Күңелләргә якты хисләр өстәп, язлар булып балкы, хатын-кыз!” дип исемләнгән күргәзмә эшләп килде. Күргәзмәдә әлеге бәйрәмнең тарихын чагылдырган материаллар, хатын-кыз образына дан җырлаган әсәрләр, шигырьләр, журнал битләрендә басылган күренекле гүзәл затлар турында язмалар урын алды.
Авылдашларны язның беренче бәйрәме белән котлап, төрле җырлар, шигырьләр яңгырады, биюләр башкарылды.
7 март көнне, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Олы Мишә урта мәктәбендә “Ягез әле, кызлар!” КВН-кичә үтте. Мәктәбебезнең 5-11 сыйныф кызлары ике командага бүленеп көч сынаштылар. Кызларыбыз төрле номинацияләрдә үзләрен сынадылар. Егетләр тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары кичәгә ямь өстәде.
Бу көннәрдә Олы Кибәхуҗа мәктәбе укучылары әниләр бәйрәменә әзерләнә. Бүләкләр ясый,җырлар, шигырьләр өйрәнә, биюләр кабатлый.
Кадерле әниләр, әбиләр, апалар,сенелләр! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз, мәктәптә узачак концертка көтеп калабыз.