7 мартта 8-11 сыйныф укучыларының Казан дәүләт энергетика университеты вәкилләре белән очрашулары узды. Философия кафедрасы доценты Авдошин Г.В. үз чыгышында уку йорты, факультетлар буенча экскурсия ясады. Студентларның чит илләрдә дә стажировка үтүләре хакында аңлатты. Университетка 2018 елда кабул итү тәртибе белән таныштырды. Абитуриентларның һәм студентларның тулай торак белән тәэмин ителәчәгенә басым ясады.
7 шәр кешедән торган командалар арасында уздырылган бу ярышта укучылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. 1-7 класс укучыларының концерт номерлары КВНны тагын да күңеллерәк итте. Чарада катнашкан , аны оештыруда үзләреннән өлеш керткән бар кешегә мәктәп җитәкчелеге рәхмәтен белдерә.
2018 елның 6 март көнендә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет татар дәүләт академиясе театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерация Президентының тулы хокуклы вәкиле Михаил Бабич 8 март бәйрәме уңаеннан “Ана даны” медале белән бүләкләнгән күп балалы әниләрне котладылар. Бу тантаналы бәйрәмдә безнең районнан да 6 әни катнашты.
Барлык теләүчеләр китапханәгә килеп әниләргә, әбиләргә һәм барлык хатын-кызларга мәхәббәтен белдерделәр. Җиденче март көнне, без китапханәсендә «Почемучки» балалар клубы белән совет шагыйрьләренең «Твоя мама» китабыннан шигырьләр укыдык. Ә аннан соң без әниләр өчен бәйрәм открыткасын ясау буенча мастер – класс үткәрдек.
6 нчы март көнне “ Батыр” спорткомплексында Теләче урта мәктәбе ир - егетләр командасы Теләче муниципаль районы оешмалары, предприятиеләре арасында район беренчелегенә уздырылган волейбол ярышларында катнашты. Ярышларда уңышлы чыгыш ясап, Теләче урта мәктәбе ир - егетләр командасы икенче урынны яулады. Котлыйбыз!
Сезне язның иң матур, соклангыч бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Бу барыбыз өчен дә аеруча якын, аерым көн. Җирдә табигатьнең уяну мәле, кояш та яктырак, җылырак карый кәефләрдә күтәренке, кешеләрнең йөзендә елмаю балкый. Хатын-кызларыбыз да үзләренең матурлыклары, мөлаемлыклары, киң күңеллелекләре белән язны хәтерләтә. Димәк, яз һәм гүзәл затларыбыз бәйрәме юкка гына бергә туры килмәгән.
|
Теләче Спорт паркын төзү концепциясе буенча халык белән фикер алышу узачак. |
8 Март- язның тәүге бәйрәме! Халыкара хатын-кызлар көне дип йөртсәк тә, бу датаны без лаеклы рәвештә Әниләр көне дип атыйбыз!!!! Бүләк эзләгәндә дә, бәйрәм белән котлаганда да иң элек әниләребезне искә алабыз! Үзәк балалар бакчасына йөрүче балалар да әниләренә, әбиләренә матур, истәлекле "бүләк " әзерләде. Җыр һәм бию, шигырьдән торган мондый буләк - тамашаны күреп һәр кунак таң калды!
Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә белешмә өстәле ясап куелды. 18 яше тулган һәркем сайлауларда катнашу хокукына ия. Һәр тавыш мөһим.
Балаларга әнгәмәне Субаш авыл фельдшеры Чернова Валентина әзерләде һәм мисаллар китереп, барсын да анлатып сөйләде. Сорауларга тулы җавап алынды. Чарабыз бер генә бирелә торган кадерле гомеребезне наркотиклар белән бәйләмичә, кешелекне харап итүгә алып бара торган наркомания белән араны өзик дигән девиз белән тәмамланды.