ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2018 ел
дүшәмбе

Ялгыз яшәүче Елезарова Мария апа китапларны укырга бик  ярата. Библиотекага кадәр чыгып җитә алмыйм хәзер, яшь бара шул ди. Китаплар минем юанычым, уземә ошаган китапларны күршеләремә дә укырга биреп торам әле. Кипат укыганда ялгызлык сизелми  ди Мария апа.

Алар язучының экспонатлары белән кызыксындылар. Фатих Хөснинең туган нигезендә булдылар. Авылыбызның олы буын апасы - Фәүзия апа Садыйкова ( Ф. Хөснине күреп белүче) белән очраштылар.  Ф. Хөснинең Югары Мәтәскә авылында яшәүче туганнары Салахиев Мансур гаиләсендә булдылар. Алар Фатих ага Хөсни турындагы истәлекләр белән уртаклаштылар, ничек аралашулары турында сөйләделәр. Журналистларны китапханәче каршы алды, барасы җирләренә йөртте.

Бу чаралар китапханә активистлары катнашында уза. Алар китапханәдәге тәртипне саклауда һәм таушалган китапларны яңартуда ярдәм итәләр.

Чара барышында  укучылар, үсмерләр һәм наркомания проблемасы турында фикер алыштылар  һәм «Наркомания -  гасыр авыруы» дигән анкета сорауларына җавап бирделәр. Алар игътибарына бу проблема белән ничек   көрәшергә һәм әлеге афәттән якыннарыгызны ничек сакларга кирәклеге турында  мәгълүмат туплаган күргәзмә куелды.

6 март көнне Ямбулат авылы китапханәсендә 8 март - Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан "Илгә матурлыкны, җиргә батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр! дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә һәм "Безнең бердәм гаилә" дип исемләнгән инша язу бәйгесе үткәрелде. Ямбулат авылы китапханәсе каршында эшләүче "Әдәбият сөючеләр" укучылар әдәби берләшмәсенә йөрүче укучылар актив катнаштылар. Аларның иҗатларыннан күренгәнчә, гаилә - ул бик кадерле һәм якын кешеләребез. Безнең өчен гаилә әни кешедән башланып китә.  Аның тормышында  бик тә мөһим һәм авыр хезмәт -  ул гаилә төзү. Әни - өй җылысын саклаучы. Без һәрберебез шуны аңлыйбыз, бер үзе генә, әни кеше яхшы гаилә төзи алмый. Гаилә бит - ул коллектив,һәм  климат та  гаиләдә гаиләнең бөтен әгъзалары белән төзелергә тиеш. Үзара ярдәмләшү, һәрбер кеше турында кайгырту, яхшы булу - безнең гаиләбездә җылылык, уңайлылык һәм яхшы шартлар төзи. 

Әлеге чарада  “Өч кыз” татар халык әкиятен  сәхнәләштерделәр , табышмак -мәкалләрнең  дәвамын таптылар, кайнанага хат яздылар. Килгән кунакларны авылыбызның яшь егете Гиниев Айнур котлады.

Ул җиргә яшәрү, матурлану, яңару алып килә. Гүзәллек арасында һәрвакыт мәхәббәт яши. Шуңа да борынгы заманнардан ук җырчылар хатын-кызларны мактап дан җырлаганнар, рәссамнар  гүзәл   сыннар   ясаганнар, ә   язучылар   һәм    шагыйрьләр, аларга атап,   мәңгелек   әсәрләр иҗат иткәннәр. 8 март көнне Урта Мишә авыл клубында, китапханәче белән берлектә, булып узган “Тормыш чәчәге син, хатын -кыз!” дип исемләнгән бәйрәм концерты әлеге бәйрәмгә багышланды.

Китапханәгә актив йөрүче укучылар белән бөек рус язучысы Лев Толстойның тормыш юлына, иҗатына багышланган әдәби сәгать уздырылды. "Л.Н.Толстой – писатель, мыслитель, пророк" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Аеруча ошаган әсәрләрне укучылар укып бетерергә дип өйләренә алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International