2 март көнне Балалар иҗат үзәгенең “Серле ятьмә” түгәрәгенә йөрүче Махмутова Диләрә Дамир кызы, өстәмә белем бирү педагогы Галимзянова Фәния Габделхак кызы җитәкчелегендә, VII нче “Минем гаиләмнең тарихы, ил тарихында” дип исемләнгән Республика күләм фәнни – гамәли конференциядә катнашып җиңүче дипломы белән бүләкләнде.
Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен - 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба.
Ул "Безнең гайлә-тату гайлә" дигән исем астында узды.Бәйрәмебездэ барлык әти-әниләр һәм балалар катнашты.Бу бәйрәмне әти-әниләр,балалар бик көтеп алалар,чөнки Гаилә-тормышыбызның нигезе,дәүләтебезнең киләчэге.Безнең бәйрәмебез юкка гына"Безнең гайлә-тату гайлә дип аталмады,чөнки тату гайләләрдә генә тырыш,уңган,тәүфыйклы,акыллы балалар үсә.Бәйрәм балаларның матур шигырь,җыр,биюләре белән башланып китте.Эти-эниләр арасында төрле ярышлар, тапкырлык ,җитезлек һәм башка бик күп төрле булды. Бәйрәм бик күңелле узды, бигрәктә бу бәйрәмгә нәниләр сөенде, барысыда бик канәгать булып таралышты.
2017 елның 05 март көнне “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге белгечләре социаль ярдәм алучы гаиләләр өчен Халыкара Хатын-кызлар көне уңаеннан “ Кадерле хатын-кызлар, бәйрәм белән!” дип аталган бәйрәм чарасы үткәрделәр.
Егетләр арасындагы ярышта Кукмара, Әтнә, Арча, Балтач районнарыннан һәм Мари-Эл республикасыннан 7 команда чыгыш ясады. Волейбол буенча “Теләче” спорт мәктәбе тренерлары Зәкиев Әзһәм Хамзович, Габделхаев Рәшит җитәкчелегендә “Теләче” спорт мәктәбе командасы составында Шәтке, Теләче, Үзәк, Иске Җөри мәктәбе егетләре катнашты.
Фонд президентских грантов объявляет о проведении в 2018 году двух конкурсов среди некоммерческих неправительственных организаций, участвующих в развитии институтов гражданского общества, реализующих социально значимые проекты и проекты в сфере защиты прав и свобод человека и гражданина, на предоставление грантов Президента Российской Федерации на развитие гражданского общества.
1 март көнне Ямбулат авылы китапханәсендә прозаик, драматург, балалар язучысы Дәрҗия Аппакованың тууына 120 ел тулу уңаеннан "Җуелмас мирас" дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм әдәбияткә күзәтү үткәрелде. Д. Аппакова - ХХ йөзнең беренче яртысында татар балалар әдәбиятын үстерүгә үзенчәлекле өлеш керткән прозаик һәм драматург. Гомеренең соңгы елларында Д.Аппакова нәниләр өчен күп кенә әкиятләр һәм кечкенә хикәяләр иҗат итә. Аның халык авыз иҗаты әсәрләренә яки үз фантазиясенә таянып язган әкиятләре ("Сөмбел", "Иске чиләк", "Гөлчәчәк һәм сандугач", "Сараның башыннан үткәннәре" һ.б.) һәм кече күләмле хикәяләре ("Сөяк саплы пәке", "Йолдызкай", "Елка бүләге", "Шыгырдавыклы башмаклар" һ.б.) шул чор татар балалар әдәбиятында Абдулла Алиш традицияләрен уңышлы дәвам итүнең матур бер үрнәге булып торалар.
Алар арасында балигъ булмаганнары да бар. Димәк, күпчелек кешеләр наркотик бәйлелеккә үсмер чактан эләгеп закон белән тыелган матдәләр кабул итә башлый. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки яшүсмерләр бик ышанучан. Ә кемнәр наркотик сатуда кызыксынган, алар күндерә белә. Шуңа күрә без Шармаш авыл китапханәсендә яхшы үрнәк күрсәтергә булдык, безнең авылның яшәүчеләр арасында сәламәт яшәү рәвеше пропагандалау һәм профилактика эшен алып барабыз. Моның өчен без Бөтендөнья наркомания көрәш көне уңаеннан, китапханәдә китап күргәзмәсен «Наркотики – жизнь без будущего» урнаштырдык. Күргәзмә наркомания кебек глобаль проблема хакында сөйли, халыкның сәламәтлегенә һәм илнең милли иминлегенә янау турында. Китапханәдә «Жизнь БЕЗ наркотиков» дип исемләнгән конкурс игълан ителде. Өлкән сыйныф укучылары наркотикларга карата үз фикерен рефератта яздылар, ә кече яшьтәге балалар китапханәгә үзләренең ясаган рәсемнәрен алып килделәр. Көн дәвамында китапханәдә, китап укучылар арасында шашка буенча ярыш узды.
Шул уңайдан Әбде авыл китапханәсендә яшь китап укучыларыбыз өчен «Книга прекрасный знаток, много полезного в каждой из строк» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде һәм күзәтү ясалды. Күргәзмәдә А. Барто, С. Я. Маршак, Э. Успенский, Г.Х. Андерсена һ. б. балалар язучыларының китаплары урнаштырылды.