Әлеге зонада 4 команда катнашты Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче.
Тамашачылар һәм жюри членнары артистларны бик җылы кабул иттеләр.
Анда китапханәдә узган чаралар һәм барлык яңалыклар да яктыртыла. Укучылар һәр санын көтеп алып,яратып укыйлар.
Китапханәдә шулай ук “Наркомания – ак үлем” дигән исем астында китап күргәзмәсе куелды һәм күзәтү үткәрелде. Яшьләр наркоманиягә карата үз фикерләрен, карашларын белдерделәр.
Укучыларга бу китапларны тәкдим итү, китапка кызыксыну уяту, уңай караш тудыру максатыннан китапханәче 2 март көнне күргәзмә эшләде. Күргәзмәнең исеме “ Халык күңелен китап саклар” дип аталды. Күргәзмәгә яңа кайткан барлык төр китаплар куелды.
Наркомания кешелек җәмгыятенә коточкыч зур зыян китерә. Ул халыкны бөлгенлеккә төшерүнең һәм юкка чыгаруның иң нәтиҗәле ысулы булып тора.
Наркоманнар – ялгышлык корбаннары. Әлеге яшүсмерләргә мәктәптә һәм гаиләдә тиешле белем һәм тәрбия бирелмәгән, аларны уйларга, кылган гамәлләренә бәя бирергә өйрәтмәгәннәр. Шуңа күрә наркоман – яшүсмерләр белән түгел, наркоманиянең таралуына уңай шартлар тудырган өлкәннәрнең хаталарын булдырмау өчен көрәшергә кирәк. Шул уңайдан бүген мәктәбебездә класс сәгатьләре үтте.
Барлыгы 45 команда, 350 дән артык көрәшче катнашты. Спорт мәктәбе тренерлары Гыйниятуллин Фирзэр, Сафин Алмаз, районның яшьлэр эшләре, спорт булеге җитәкчесе Гыйниятуллин Илдар Сәгыйт улы җитәкчелегендә Теләче районы командасы да бу ярышта чыгыш ясады.
Бакчабызда 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан әниләргә, әбиләргә, апаларга карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү буенча әңгәмәләр оештырыла, өлкәннәргә карата игътибарлыкларын арттыру өстендә эш алып барыла. Тәрбияви чаралар белән беррәтән 8 март бәйрәменә әзерлек бара. Әниләргә бүләкләр ясала.
Кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәте – наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора. Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар урын алды.
Бәйрәмнең тарихы совет чоры белән бәйләнгән. 1917 елда Совет хөкүмәте, властька килгәч үк, катлаулы хәл алдында кала. Чөнки инде Беренче бөтендөнья сугышы башланган була. Илне дошманнардан саклау өчен 1918 елда Халык комиссарлары советы рәисе В.И.Ленин "Эшче - крестьян Кызыл Армиясе төзү" турында декрет кабул итә. Кызыл Армиягә һәм Кызыл Флотка үз иреге белән илне сакларга теләүче эшчеләр кабул ителә. 1917 елның 23 февралендә беренче тапкыр Кызыл Армия көне уздырыла. Тагын бер елдан нәкъ шул көнне Кызыл Армия Псков һәм Нарва янында немец гаскәрләрен җиңүгә ирешә. 1922 елдан исә әлеге дата рәсми рәвештә Кызыл Армия көне дип игълан ителә. Шуннан соң ул ел саен билгеләп үтелә башлый. 1946 елдан 23 февраль "Совет Армиясе һәм Хәрби диңгез флоты көне" буларак бәйрәм ителә. Бары 2005 елдан гына әлеге бәйрәм "Ватанны саклаучылар көне" дип атала башлый.