ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2018 ел
җомга

2018 елның 1март көнендә “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә “Батыр” спорткомплексында  “Ныклы гаилә”дип аталган Федераль проектта катнаштылар. Чара вакытында сораулар һәм мәгълүмати буклетлар таратылды.

Гаяз Исхакый 1878 елның 23 февралендә Чистай өязенең Яуширмә авылында туа. Гаяз авыл мәдрәсәсенә йөри. Унике яшендә аны Чистайдагы мәдрәсәгә бирәләр. Ләкин укыту тиешле булмаганга, өч елдан Гаяз Казандагы Күл буе мәдрәсәсенә килә. Аны биредә күренекле мәгърифәтче Һади Максуди укыта. 1897 елда, мәдрәсәне тәмамлагач, аны Әмирхановлар мәдрәсәсенә хәлфә итеп чакыралар, ә Һ.Максуди монда мөдәррис булып күчә. Ә. Исхак үз әсәрләрен язу белән беррәттән дөнья поэзиясе классикларын татарчага тәрҗемә итү өлкәсендә дә күп эш башкарган язучы.

1 март көнне  Абде авыл музеенда «Наша малая родина» клуб җыены балалары белән хәтер көненә багышланган Советлар Союзы Герое Ксенофонтов А. К. турында чара узды.  Балаларны Геройның биографиясе, аның батырлыгы белән таныштырдылар һәм туганнарының язган хатларын укыдылар. Геройны  бер минут тынлык белән искә алдылар.

28 нче  февраль көнне  Теләче  урта мәктәбендә хәрби-патриотик айлык кысаларында “Аҗаган” уены булып үтте. Укучылар “Беренче ярдәм күрсәтү”, “Граната ату”, “Мина эзләү” һәм башка ярышларда катнаштылар. Ахырдан балалар учакта пешкән ботка белән сыйландылар. Балаларга үткәрелгән чара бик ошады.

Күргәзмәнең максаты - татар балалар әдәбияты хакында искәртү, китап укучыларны күренекле шәхесебез турында уйланырга мәҗбүр итү, язучының язмышы һәм эшчәнлеге, иҗат юлы белән якыннан таныштыру, укыган әсәрләре турында фикер алышу иде. Күргәзмә кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен эшләнде.

Концертта жыр-бию белән бер рәттән, күңелле сәхнәләр дә күрсәтелде. Әзерләнгән концерт, программасын Субашлылар жылы кабул иттеләр.

 

«Сайлаучы почмагы» -  сайлаучылар өчен сәяси һәм хокукый белемнәрне арттыруга юнәлдерелгән  мәгълүмат чарасы булып тора.

Чираттагы китапханә гәҗитенең  2018 нче елда 2 нче саны дөнья күрде. Бу гәҗиттә - китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, кичәләр, кызыклы конкурслар яктыртылды.

Ике команда арасында дүртәр егеттән торган ир-егетеләребез күңел биреп көч сынашты.Конкурслар арасында үзешчәннәр чыгышы күрсәтелде. Жюрилар тарафыннан урыннар һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International