28 февраль көнне район мәдәниятенең 2017 елда ирешелгән уңышлары, борчыган мәсьәләләр хакында уртага салып сөйләшү-киңәшмә булды. Киңәшмәдә Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Фатихович Зарипов, мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Хәким кызы Җәүһәрова, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хаҗинур улы Хәмидуллин, район башлыгы урынбасары Айрат Гыйльфан улы Фәтхуллин, районыбыз депутатлары, район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре катнашты, мәдәниятчеләрне борчыган күп кенә мәсьәләләр күтәрелде.
Бары тик математикада гына балаларның аң – белем эшчәнлеген, фикерләү сәләтләрен үстерүгә зур мөмкинлекләр бар. Ә аларны кечкенә яшьтән үк формалаштыру өстендә эшчәнлекне Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре даими алып бара.
Бакчабызда балаларга кечкенәдән хезмәт тәрбиясе нигезләре салына.Балаларда өлкәннәргә, иптәшләренә карата ярдәм итү хисе, чисталык-пөхтәлек сыйфатлары тәрбияләнә. Уртанчылар төркеме балалары да бакчада бик теләп тәрбияче һәм тәрбияче ярдәмчесенә булышалар. Көн саен чиратлап дежур тору аларга бик кызыклы һәм җаваплы вазифа булып тора.
Максаты: балаларда кәгазь газета-журналга кызыксыну уяту. Бу чарада укучылар көндәлек матбугат белән таныштылар. Басма матбугатта һәр язма, комикс, башваткыч, хәтта мәзәк тә уйланылган, тәрбия иләге аша үткәрелгән. Балалар аңа игътибар иттеләр. Матбугатны укып үскән бала киләчәктә китапны да бик яратып укый.
Кунаклар игътибарына Ватаныбыз батырлары турында презентация тәкъдим ителде. Презентация барышында без «Нәрсә ул батырлык һәм кыюлык?», «Кем ул Ватан сакчысы?», «Нәрсә ул Ватан?» дигән сорауларга җавап табырга тырыштык. Күргәзмәдә «Алар ватан өчен сугыштылар» дип исемләнгән әдәбият тәкъдим ителде. Күргәзмә «Российский воин бережет родной страны покой и славу» яшь китап укучыларны Армия хезмәте белән таныштыра.
25 февраль көнне Шармаш авыл китапханәсендә «Лучшие книги о родном крае» дип исемләнгән күргәзмә – презентация оештырылды. Әлеге күргәзмә китап укучыларны туган якның истәлекле урыннары белән таныштырды. Стажлы укучыларыбыз Шармаш авылы турында үзенең хатирәләре белән уртаклаштылар, авылның иң матур урыннары турында сөйләделәр.
26 нчы февраль көнне, Теләче урта мәктәбендә, булачак 1 нче сыйныф укучылары әти –әниләре өчен җыелыш булды. Ата – аналар җыелышында башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары В.Г. Мифтахова, беренче сыйныфка керү өчен гариза бирү тәртибен аңлатты. Җыелыш бик нәтиҗәле үтте.
Арча педагогия көллиятенең 4 курс студенкасы, үзенең осталыгы,булганлыгы белән тамашачы күңелен яулап, “Иң сөйкемле кыз” номинациясендә җиңү яулады.
Үзешчән артистларының халык күңеленә хуш килерлек итеп уйнауларын хуплап, тамашачы аларны көчле алкышларга һәм чәчәкләргә күмде.