Г. Исхакый-татарның сирәк очрый торган бөек таланты, милли әдәбиятның классигы һәм горурлыгы. Аның әдәби мирасында озак вакытлар колониаль хәлдә яшәгән халыкның уянуы, киң мәйданга чыгуы, азатлык өчен көрәш юлында җиңү-югалтулары, максат-омтылышлары чагыла.
Фойеда тамашачылар өчен балалар китапханәсе тарафыннан «Китаплы балачак илендә» китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәгә китапханәгә яңа кайткан материаллар куелды. Мондый күргәзмәләр төзү китапханәгә яңа китап укучылар җәлеп итәргә һәм халык арасында китап укуны популярлаштырырга ярдәм итә.
Айдар авыл китапханәсендә дә патриотик айлык кысаларында төрле эчтәлектәге чаралар, тематик күргәзмәләр, китапларга күзәтүләр уздырылды. Ватанны саклаучылар көне алдыннан, яшь буынны хәзерге көндә сирәк очрый торган, кулдан ясалган альбомнар белән таныштыру максатыннан “Солдат альбомы» акциясе игълан ителде. "Ил терәге-ир, егет" күргәзмәсе Ватан алдындагы хәрби бурычларын илебезнең төрле почмакларында, икешәр-өчәр ел хезмәт итеп кайткан авылдашларыбызның солдат альбомнары тарихын яктыртты. Солдат альбомы– ул армия хезмәтенең иң истәлекле һәм кабатланмас мизгелләрнең кадерле экспонаты.
Гаяз Исхакый – зур реалист, ул татар тормышындагы күренешләрне бөтен нечкәлекләре белән сурәтләгән. Аның әсәрләре чын мәгънәсендә татар дөньясының энциклопедиясе булып тора, кешеләрне уйланырга, тормыш коруга җитди карарга , үз телебезне хөрмәт итәргә, гореф-гадәтләребезне сакларга чакыра. Кайсы гына әсәрен алсак та, аларда тормыш фәлсәфәсе ярылып ята, кешенең иң матур рухи сыйфатлары мактала.
Шул уңайдан, Алан авылы китапханәсендә “Туган телем минем –Идел теле, Идел тынмый, шаулый, дулкынлы” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Киң катлау укучыларга тәкъдим ителгән әлеге күргәзмәдә татар халкының иҗтимагый яшәешен чагылдырган тематик әңгәмәләрдән язмалар һәм тел мәсьәләсенә кагылышлы күп кенә сорауларга җавап табарга була.
20 февраля 2018 года сотрудником Арского территориального органа Госалкогольинспекции Республики Татарстан проведен консультационный пункт в Филиале ГБУ МФЦ Тюлячинского района.
В ходе проведения мероприятия обсуждались вопросы о правах потребителей в случае приобретения товара с недостатком,обмен товара надлежащего качества,порядок действий в случае нарушения сроков выполнения работ (оказания услуг) и др.
В ходе приема осуществлялось распространение памяток по актуальным вопросам в сфере защиты прав потребителей с реквизитами территориального органа на обратной стороне.
21 февраль көнне Ямбулат авылы китапханәсендә "Тел - рухи дөнья көзгесе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Бу китап күргәзмәсендә туган телем - татар теленең бөек Тукай, герой - шагыйрь Муса Җәлил, какшамас рухлы Хәсән Туфан, моңнар шагыйре Илдар Юзеев, халкыбызның яраткан язучылары Г.Ибрагимов, Ф.Хөсни, Г.Исхакый, Г.Әпсәләмов, Ә.Еники, Г.Бәширов, М.Мәһдиев иҗат иткән тел икәнлеге игътибар үзәгенә алынды. Шуның өчен дә туган телне кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү - мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы.
23 февральгә малайлар өчен үз куллары белән әзерләнгән бүләк - иң кулай һәм уңышлы вариант. Бүләк әзерләү өчен: фоторамка, фотография, картон, наклейка һәм башка материаллар кирәк булды. Нәтиҗәдә, шушы клубка йөрүче кызлар күтәренке кәеф һәм сыйныфташлары өчен әзер бүләк белән кайтып киттеләр.
23 февраль көнне Теләче муниципаль районы мәгариф оешмалары укучылары арасында Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы «Хезмәткә һәм оборонога әзер”(ГТО) кышкы фестивале узды.Безнең мәктәп укучылары да катнашып шәхси беренчелектә Хайретдинов Ибраһим 2 нче урынга,Ситдикова Камилә 3 урынга лаек булдылар.
23 нче февраль көнне Теләче авылында Ватанны Саклаучылар көненә багышланган “ Готов к труду и обороне” дигән спорт фестивале булып үтте. Әлеге ярышларда Теләче урта мәктәбе командасы актив катнашты һәм беренче урынны яулады. Ир - егетләребезне Ватанны Саклаучылар көне белән котлыйбыз! Җиңүчеләрне котлыйбыз!