ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2018 ел
сишәмбе

22 нче  февральдә Теләче урта мәктәбендә  6 -11 нче  сыйныф укучылары арасында “Ватанны саклаучылар” көненә багышланган  патриотик чара  булып үтте. Әлеге чарада һәр сыйныф үзенең хәрби җыр башкару сәләтен һәм стройда атлап йөрү осталыгын күрсәтте. Зур хәзерлек алып барган 11б , 9 а , 7 а, 6б сыйныфы укучылары җиңүчеләр булды.Бу җиңүгә укуыларны сыйныф җитәкчеләре Е.Я. Нуртдинова, Н.Р. Җәләлова, М.М. Ибраһимов һәм А.М. Гыйлфанова әзерләде. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Бәйгедә Лаеш, Балык Бистәсе, Биектау,Питрәч,Теләче муниципаль район этапларында призлы урыннар яулаган педагоглар үзара көч сынашты. "Ел тәрбиячесе - 2017»  бәйгесендә Теләче районы данын яклап, ике педагог чыгыш ясады: Хисамутдинова Л.Н  һәм безнең Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасының рус теле тәрбиячесе Ярмиева З.М. Бәйгедә катнашучы тәрбиячеләр мәртәбәле жюри игътибарына иҗади презентация һәм балалар белән педагогик чара тәкъдим иттеләр.

Ярышлар зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары арасында үткәрелде, концерт номерлары белән бергә үрелеп барды. Бу чара һәр кемгә күтәренке кәеф һәм истәлекле мизгелләр бүләк итте.

Бәйрәмдә өлкәннәр төркеменә йөрүче  балалар һәм аларның   әтиләре ике командага бүленеп, үзара көч сынаштылар.Нәтиҗәдә ,ике  команда да  бик җитез һәм  тапкыр булып чыкты, шунлыктан дуслык җиңде.Ярыш ахырында барлык катнашкан гаиләләргә грамота тапшырылды. Бәйрәм күтәренке рухта узды, җанатарларның чын күңелдән көч биреп кычкырган авазлары, яңгыраган күңелле музыка аны тагын да матурлады. Бу спорт бәйрәме турындагы хатирәләр әти-әниләр һәм балалар күңелендә озакка сакланыр.

Туган тел- һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле сүзләрне дә иң элек  туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Гаять зур әһәмияткә ия булган телебез- тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше, һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарих көзгесе.  Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсендә дә «Туган телем-син хәзинәм минем» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә танылган шәһесләребезнең, язучыларның  туган тел турындагы шигырьләре урын алган китаплар,  телләр турындагы законнарны яктырткан материаллар урын алды.

Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу - безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашкан телебез. Безнең туган телебез - татар теле. Шул уңайдан,  Урта Мишә авыл китапханәсендә “Үз ана телем - минем өчен матур, иң матур тел”- исемле әдәби сәгать үткәрелде, "Туган телем-серле тел" дигән күргәзмә эшләнде.

21 февраль көнне безнең балалар бакчасында  Халыкара  Туган тел көненә багышланган  бәйрәм чарасы булып үтте. Әлеге бәйрәмгә балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар, тәрбиячеләр һәм  монда эшләүче хезмәткәрләр чакырулы иде. Зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче балалар  татар телендә  бик  матур  чара  күрсәттеләр. Әлегедәй чаралар  уздыру, һәр баланы  үз  халкының мәдәниятенә якынайта. Якты  кичерешләре һәм шатлыклы  елмаюлар белән тулы бу чара  безнең балалар  хәтердә озакка  сакланыр дип ышанабыз.

Китапханәче билгеләп үткәнчә, тел – ул безнең көндәлек көнкүрешебез, тормыш, тарих, мәдәният. Шуңа күрә үзеңнең туган телеңне сакларга, өйрәнергә һәм үстерергә кирәк. Китапханәче чыгышыннан, балалар  21 февральнең - туган тел көне буларак билгеләп үтелүе турында мәгълүмат алдылар. Алар бик теләп табышмакларга , викторина сорауларына җавап бирделәр,  әдәби биремнәрне башкардылар,  тәмамланмаган мәкальләр һәм афоризмнарны дәвам иттеләр. Чара мультимедияле презентация белән үрелеп барды.

21 февраль Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә, татар теленең байлыгын камиллеген күрсәтү максатыннан, "Көчле дә ул байда, ягымлыда - туган тел" исемле китап күргәзмәсе куелды.

Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу - безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашкан телебез. Безнең туган телебез - татар теле. Шул уңайдан,  Урта Мишә авыл китапханәсендә “Үз ана телем - минем өчен матур, иң матур тел”- исемле әдәби сәгать үткәрелде, "Туган телем-серле тел" дигән күргәзмә эшләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International