Балалар төрле конкурс – викториналарда катнашып һәр дөрес җавап өчен йолдызлар алдылар. Бәйрәм ахырында җиңүче балалар ачыкланды. Ә соңыннан балалар кыш бабай капчыгындагы тәм – томнар белән сыйландылар.
Бәйрәм барышында төрле уеннар уйналды, конкурслар үткәрелде, шулай ук иң күп китап укучы балаларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм җыр - бию белән бергә үрелеп барды.
Бу көнне капиталь ремонттан сон мәдәният йорты кабат үз ишекләрен ачты. Әлеге зур вакыйгада Теләче районы башлыгы Зарипов И.Ф.,исполком җитәкчесе Нуруллин Р.Р., район башлыгы аппарат җитәкчесе Мубинов И.В., район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ихсанов Д.С., Шәтке авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Ф.Г. һәм башка тармак җитәкчеләре, авыл халкы катнашты.
Урамда барлык килгән халыкны кайнар коймак һәм ботка белән сыйладылар. Бәйрәм мәдәният йортында авыл үзешчәннәренең концерты белән тәмамланды.
Бу күңелле кичәдә авылдашларыбыз гына түгел, читтә яшәүчеләр дә катнашты. 31 декабрьда мәдәният йортында яңа ел лотереясы уйнатылды..
Теләче урта мәктәбендә кышкы каникуллар вакытында, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен консультацияләр һәм республика олимпиадаларына әзерлек оештырыла. Физика укытучысы И.Х.Алексеева, рус теле укытучысы Н.Р. Җәләлова укучыларын республика олимпиадаларына әзерләде. Теләче мәктәбе укучылары кышкы каникулларны файдалы итеп үткәрәләр.
Алар уйнаган Рәдиф Сәгъдинең “Мәхәббәткә мең рәхмәт” исемле җырлы – биюле спектакльне тамашачы көчле алкышларга күмелеп каршы алды.
Тамашада балалар әкият геройлары, Кыш бабай белән очраштылар. Матур шигырьләр сөйләп , җырлар җырлап, чыршы тирәли Кыш бабай белән әйлән-бәйлән уйнап бәйрәм күңелле узды. Китапханәче Гөлназ Махмутова, мәдәният йорты режиссеры Илсур Низамов, мәдәният йорты директоры Фәнил Миннекаев тамашаның төп спонсорлары булдылар.
Юбилярны котлап туганнары, хезмәттәшләре һәм классташлары чыгыш ясадылар. Концерт котлаулар, җыр-бию белән үрелеп барды.
Балаларның кышкы ялларына туры килгән бу бәйрәмне күңелле , истә калырлык итеп оештыру максатыннан, 3 январь көнне Урта Мишә авыл китапханәсе, клуб белән берлектә “Хуш киләсең, Яңа ел!”-дигән исем астында балалар өчен чыршы бәйрәме уздырды. Бәйрәм төрле кызыклы уеннар һәм җыр-бию программасы белән үреп алып барылды. Соңыннан балаларга истәлекле бүләкләр һәм күчтәнәчләр таратылды.