ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

“Мәкальләребез турында” дип аталучы 1 бүлектә (Мәкаль дип нәрсә атала?, мәкальләр ничек барлыкка килгән?..) кыскача мәгълүмат бирелде. 2 бүлектә мәкальләр укылды, “Мәкальне дәвам ит” дигән уен оештырылды.

Балалар белән төрле күңелле уеннар уйналды, ә соңрак алар шигырьләр сөйләп җырлар җырладылар. Кичә ахырында барлык балаларга яңа ел бүләкләре тапшырылды.

Шул бәйрәмнәрнең  иң көтеп алынганы, әлбәттә, борынгы мәҗүсилектән, ата-бабаларыбыздан ук килгән күңел ачу бәйрәме “Нардуган”. Нардуган көннәрендә алар кеше танымаслык итеп киенеп, өйдән-өйгә йөреп өй хуҗаларын  Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре белән котлап йөриләр. Субаш авылында Нардуган бәйрәме шаулап-гөрләп уза.  Һәр елны диярлек каникул көннәре “Нардуган” бәйрәменә туры килә. Быел да яшьләр төрле костюмнар киенеп уты булган өйләргә, туган-тумачаларына кереп  һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлап йөрделәр, теләкләр әйттеләр. Соңыннан мәдәният хезмәткәрләре, Кыш бабай белән Кар кызы нардуганчылар белән чыршы тирәсендә төрледән төрле Яңа ел җырлары җырлап әйләнделәр, төрле кызыклы уеннар оештырды.

Бәйрәм тамашасында җыр, бию, юмор, күңелле уеннар бергә бәйләнеп халыкка бәйләм – бәйләм яхшы кәеф таратты.

  Кыш бабай һәм Кар кызы белән беррәттән Районыбыз башлыгы Илдус Фатихович Зарипов та тамашага килгән райондашларны бәйрәм белән котлады, эшләрендә, тормышларында уңышлар теләде.

Бу көнне яшел чыршы янында җыр –бию, уен көлке тынып тормады. Кыш бабай, кар кызы, төрле әкият геройлры  балаларының гына түгел, өлкәннәрнең дә күңелен күрде.

Мәдәният йортына җыелган балалар  Кыш бабай һәм кар кызы белән күңел ачты, биеде, җырлады, төрле уеннарда катнашты. Соңыннан лоторея уены үткәрелде.

Менә кышкы каникулларда ахырына якынлашты. Буш вакытларын китапханәдә күңелле итеп уткәргән балалар күңелендә ул озак сакланыр әле. Баландыш авыл китапханәсендә "Кыш бабай бизәкләре" дигән рәсем ясау бәйгесе оештырылды. Балалар бик теләп кышкы темага рәсемнәр ясадылар. Конкурста катнашучылар призлар белән бүләкләнде.

8 гыйнвар көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә каникулда китап укырга килгән  укучыларга "Яңа ел калейдоскобы” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Укучылар бик теләп күргәзмә белән таныштылар, кыш турында, Яңа ел турында шигырьләр укыдылар.  Шулай ук “Кыш бабайның серле капчыгы” дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрелде. Кыш бабайның серле капчыгындагы  кыш турындагы  табышмакларга җаваплар бирделәр.

Бу чара барышында балалар белән кышкы матурлык турында әӊгәмә үткәрелде, кыш турында табышмаклар, мәкальләр искә төшерелде. Балалар үзләренеӊ рәсемнәрендә кышкы матурлыкны тасвирладылар.

2 гыйнвар көнне якташ язучыбыз  Дания Гайнетдинованың туган көне уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Туган якның җылысын тоеп” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Китапханәче Гильмутдинова Рузалия укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, бергәләп туган якка багышланган хикәяләрен укыдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International