Балалар өчен төрле күңелле уеннар оештырылып, табышмакларга жаваплар әйтелде, кызыклы сораулар бирелде. Кичә ахырында балаларга китаплар тәкъдим ителде.
Кышкы каникул чорында Айдар авыл китапханәсендә “Нинди матур, безнең чыршыкай!” дип исемләнгән иң яхшы иҗади эшкә конкурс игълан ителеп, дүрт номинация буенча нәтиҗәләр ясалды. Конкурска төрле материалдан ясалган күләмле кар бөртекләре, үзенчәлекле елка уенчыклары тәкъдим ителде.
Балаларның күңел җылысын салып ясалган уенчыклары кызыклы, матур килеп чыккан. Җиңүчеләребезгә грамоталар һәм зур булмаган бүләкләр тапшырылды.
Бу бәйрәмне шулай ук балалар да, олылар да сагынып көтеп алалар. Бу көнне иртәнге якта балалар, өйдән-өйгә кереп акча җыеп йөрсәләр, кич белән олылар, авыл яшьләре үзләрен танымаслык итеп киенеп ипи җыярга чыгалар. Һәрбер өй хуҗасы киенеп кергән нардуганчыларны пешкән тәм-томнар белән сыйлап чыгара. Өй хуҗаларына рәхмәтләр әйтеп, бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык теләп чыгып китәләр.
Шуңа күрә Максабаш балалар бакчасына йөрүчеләр кошлар турында даими кайгырталар. 9- гыйнвар көнне балалар кошлар өчен җимлекләр ясап элделәр. Җимлекне бакчага элеп куйганда, кошлар агачларда кышлый торган зарарлы бөҗәкләрне дә чүплиләр. Иң әйбәт ризык — көнбагыш, кавын, карбыз, кабак орлыклары,песнәкләрнең исә иң яраткан ашы — туңмай, ит, сыр. Чыпчык, песнәкләрдән рәхмәт ишетү үзебезгә үк рәхәт булыр. Менә шулай ярдәм иткәндә генә, безнең нәни дусларыбыз исән кала. һәр кош үзенең көченнән килгәнчә урман һәм авыл хуҗалыгы өчен бик зур файда китерә, корткычлардан саклый. Матур сайраулары белән күңелебезне күтәрә. Шуңа күрә һәрберебез аларга ярдәм итик.
Шул уңайдан 5 гыйнвар көнне Теләче узәк китапханәсендә “Бөек затларга күләгә төшми” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Шагыйрь буларак И. Юзеев узган гасырның илленче-алтмышынчы елларында формалаша. «Әнкәй» (1959), «Фәрит-Фәридә» (1959), «Миләүшә» (1954-1965), «Язылмаган поэма» (1964), «Өчәү чыктык ерак юлга...» (1965), «Тынлык белән сөйләшү» (1966), «Карурман» (1971), «Таш диварлар авазы» (1973), «Өзелмәсме кыллар?» (1977), «Таш кала фаҗигасе» (1988), «Өзелгән тәсбих» (1989) исемле әсәрләре дөнья күрә. Күргәзмәдә Илдар Юзеевның, Шамил Маннаповның, Фәтхи Бурнашның әсәрләре куелды һәм китапларга күзәтү ясалды.
Китапханәгә килгән китап укучылар шагыйрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты.
7 гыйнвар көнне Алан авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты балалар өчен “Кыш Бабайда кунакта” исемле бәйрәм тамашасы үткәрде. Бәйрәмдә китап укучылар, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм кайткан кунаклар катнашты. Алар өчен бәйрәм программасы, хәрәкәтле һәм танып-белү уеннары,конкурс-викториналар һәм әлбәтта, Кыш Бабай бүләкләре әзерләнде.
Ярышларда Саба, Кукмара, Теләче, Арча һәм Балтач районнарыннан 5 команда, 88 уенчы катнашты. Теләче районыннан ярышта Баландыш мәктәбе укучылары катнашты.
Теләче данын яклап Заббаровлар гаиләсе катнашып 5 урын яулап кайттылар.
Балалар төрле уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр, Кыш Бабай аларга күчтәнәчләр һәм бүләкләр өләште.