16-17 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә 2002 нче елгы һәм олырак, 2003 елгы һәм кечерәк яшьтәге малайлар һәм кызлар арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасының команда беренчелеге булып узды. Ярышларда республиканың 36 районыннан 340 тан артык яшь бадминтончы катнашты. Безнең район данын өстәмә белем бирү педагогы Алмаз Фоат Улы Җаббаров укучылары яклады. Уен нәтиҗәләре буенча олы төркемдэ (катнашучылыр – Җаббаров Адел, НәҗиповЗөлфат, Җаббаров Алмаз, Сафина Альбина, ЮсуповаРезеда,Гарипова Гузәл) 8 нче урын, кечкенә төркемдә (катнашучылар – Шакирова Әлисә, Гарипова Аделя, Зайнуллин Марсель, Гайнутдинов Алмаз, Шакиров Фаиль) 9нчы урында калдылар.
15-17 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә 2000 елгы һәм кечерәк яшьтәге кызлар арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасының беренчелеге булып узды. Ярышларда Казанның “Савиново” спорт мәктәбе, “Вахит районы” спорт мәктәбе, “Вахит районы – 2” спорт мәктәбе, “Мирас”, “Мирас – 2” командалары, Яр Чаллының “Строитель” командасы Һәм Теләче районнының Балаларны сәламәтләдеру-өстәмә белем бирү үзәге педагогы Рөстәм Габдулгазиз улы Хәбировҗитәкчелегендә Теләче җыелма командасы катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча, безнең район командасы 5-нче урынны алды. 1 нче урында ДЮСШ “Вахит районы”, 2 нче урында “Мирас” һәм 3 нче урында “Строитель” командалары.
Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре җитә. Теләче урта мәктәбе укучылары бик теләп Яңа ел бәйрәмнәренә хазерләнә. Укучылар мәктәп тирәсендә кардан искиткеч сыннар ясыйлар. Алар барлык балалар һәм өлкәннәр кунелендә бәйрәм алды шатлыгын тудыралар.
Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, җурналлар тәкъдим итте. Алар үзләренә ошаган китапларны, җурналларны өйләренә укырга алдылар.
Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә Яңа елга әзерлек бөтен куәтенә бара . Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә кар сыннары ясадылар. Бүгенге көндә стенгазеталар чыгаралар, дәресләрдән соң чыгышларын кабатлыйлар. Укучылар шулай ук класс- кабинетларын бизәделәр. Ә зал уртасына матур чыршы бизәлгән.
Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының 2017-2018 нче уку елы эш планы һәм Теләче муниципаль районы Мәгариф бүлеге боерыгы (№292 31.08.2017) нигезендә "Ел тәрбиячесе - 2018" республика конкурсының район туры дәвам итә. Әлеге конкурста безнең бакча тәрбиячесе Касимова Гузалия һәм Рахимова Людмила да катнаштылар. Алар матматикадан “ Патша бикәсе иленә сәяхәт һәм “Путешествие воздушного шарика в старну матиматики” темаларына шөгель күрсәттеләр. Аларга алдагы эшләрендә уңышлар теләп калабыз!
2017 елның 19 декабрь көнендә “Родник” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре социаль ярдәмгә мохтаҗ булган балалар белән берлектә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз- депутатлары “Мәрхәмәт” берләшмәсе ярдәме белән оештырылган тамаша карап кайттылар. Бәйрәм чыршы тирәли хоровод беләнбашланып, театральләштерелгән “Бала һәм Карлсон” әкияте карау белән дәвам итте. Бәйрәм балаларга Яңа ел бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.
Олы Мишә урта мәктәбендә Яңа елга әзерлек эшләре бара. Барлык сыйныф укучылары да кар сыннары ясауда актив катнаштылар. Ә хәзер укучылар Яңа ел тамашасына әзерләнәләр. Һәр сыйныф иҗади эшли.