В Узякском сельском поселении прошёл круглый стол с участием Главы района Зарипова И.Ф., предпринимателями и ведущими ЛПХ. Встреча прошла в тёплой, дружеской обстановке.
Хөрмәтле энергетиклар!
Яңа елга санаулы көннәр калганда, без һәр елны игелекле һөнәр ияләре - Энергетиклар бәйрәмен билгеләп үтәбез. Көндәлек тормышыбызны, яшәешебезне электр энерг иясеннән башка бер генә минутка да күз алдына китерә алмаган чорда энергетиклар иңендә никадәр олы җаваплылык, зур вазифа булуын күзаллавы кыентүгел.
Район халык хуҗ
Бакчабызда Яңа 2018 елга әзерлек эшләре башланып китте. Бакча яны территориясендә кардан сыннар ясадык. Тиздән яшел чыршының да утлары кабыныр. Яңа ел бәйрәм иртәсенә балалар җырлар, шигырьләр, әкият өйрәнә башладылар.
21 нче декабрь көнне “Батыр” спорткомплексында өстәл теннисы буенча 2001, 2002-2003, 2004-2005 һәм 2006 елгы һәм кечерәк малайлар һәм кызлар арасында район беренчелеге ярышлары узды. Ярышта барлыгы районның 10 мәктәбеннән 72 укучы катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр түбәндәгечә:
21нче декабрь көнне Иске Җөри балалар бакчасында " Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында милли компонентны формалаштыру юнәлеше буенча эшчәнлек" дигән темага район балалар бакчалары мөдирләре һәм өлкән тәрбиячеләр өчен семинар булып үтте.
Киңәшмәдә сүз мәктәпкәчә белем бирүдә милли компонентны формалаштыру юнәлеше буенча эшчәнлекне тагын да яхшырту, яңа инновацион технологияләрне куллану, балаларга театр сәнгатен өйрәтүне дәвам итү турында сүз барды.
20 нче декабрь көнне Баландыш авылы китапханәсендә "Китапханәнең йөрәге һәм күңеле-безнең укучыларыбыз"дигән әдәби чара уздырылды. Бу чарада 2017 нче елда өлкәннәр арасында иң күп китап укучыларга йомгак ясап нәтиҗә чыгарылды. Конкурсның җиңүчесе "Елның иң күп китап укучы хатын-кызы" Мөршидә апа Гыйниятуллина булды. Китапханәнең актив китап укучылары берсе дә бүләксез калмадылар. Кыш бабай килеп бүләкләрне үзе тапшырды. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.Без бүгенге бәйрәмгә бик шат, чөнки безнең шундый актив, сыналган дусларыбыз бар. Һәм без сезгә бик тә рәхмәтле,алга таба да шулай бергә булыйк . Китаплар дөньясында бергә кайнап яшик!-дигән мәгънәле сүзләр белән китапханәче кичәне тәмамлады.
21 декабрь көнне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәхмүт Максуд улы Хәсәновның 90 яшьлегенә багышлап “Шушы якта исемең калды ядкарь булып” дип исемләнгән күргәзмә эшләде һәм аңа күзәтү үткәрелде. Күргәзмәдә язучының төрле елларда басылып чыккан китаплары, тормышын, иҗатын чагылдырган мәкаләләре урын алды.
2017 елның 21 декабрендә Олы Нырсы урта мәктәбенең Айдар башлангыч мәктәбендә “БДББС шартларында азкомплектлы башлангыч мәктәптә уку сыйфатын үстерү” дигән темага башлангыч мәктәп – филиаллары укытучыларының район семинары үткәрелде.
18-19 декабрь 2017 ел Үзәк урта мәктәбе базасында инглиз теле укытучылары, методистар өчен "ФГОС кысаларында фән һәм фәнара нәтиҗәләрне тормышка ашыру өчен заманча карашлар формалаштыру” дигән тема астында Республика семинары булып үтте. Семинарда Саба, Кукмара, Балык Бистәсе, Питрәч, Спас районнары укытучылары катнашты.
16-17 декабрь коннәрендә Саба районы Килдебәк авылында “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты кысаларында баскетбол буенча зона этабы ярышлары булып узды. Әлеге этапта Әтнә, Арча, Кукмара, Биектау, Балтач, Питрәч, Саба командалары катнашты. Ярышта безнең районнан Үзәк мәктәбе егетләре һәм Алан мәктәбе кызлары җыелма командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча, егетләр 4 нче урынга лаек булды. Беренче - өченче урыннарда Арча, Кукмара, Саба. Кызлар 6 нчы урында.