ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

18- 19 декабря в Узякской средней школе состоялся  Республиканский   семинар-практикум для методистов и учителей английского языка. На двухдневном семинаре присутствовали учителя и методисты шести районов: Кукморского, Пестречинского, Рыбно-Слободского, Сабинского, Спасского и Тюлячинского. Работой семинара руководила Иванова Лариса Филипповна - начальник отдела развития методической работы ИРО РТ.

Республиканский семинар на базе Узякской средней школы подготовили заместитель начальника отдела образования по учебно-методической работе Якупова Р.З. и коллектив Узякской школы во главе с директором Николаевым Анатолием.  Калейдоскоп фрагментов уроков представили своим коллегам учителя из школ района. Фрагменты уроков всех учителей были связаны с темой семинара - "Современные подходы к формированию предметных и метапредметных результатов в рамках реализации ФГОС". После просмотра внеклассного мероприятия, подготовленного учителями Узякской школы, состоялся круглый стол, где были подведены итоги семинара.  Среди учителей, показавших открытый урок,  была и учительница МБОУ-Баландышской ООШ Тюлячинского района РТ  Заббарова Г.Н.

16-17 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә 2002 нче елгы һәм олырак,  2003 елгы һәм кечерәк яшьтәге малайлар һәм кызлар арасында бадминтон буенча  Татарстан Республикасының команда беренчелеге булып узды. Ярышларда республиканың 36 районыннан  340 тан артык яшь бадминтончы катнашты. Безнең район данын өстәмә белеем бирү педагогы Алмаз Фоат улы Җаббаров укучылары яклады. Уен нәтиҗәләре буенча олы төркемдэ (катнашучылыр – Җаббаров Адел, Нәҗипов Зөлфат,  Җаббаров Алмаз, Сафина Альбина, Юсупова Резеда, ГариповаГузәл) 8 нче урын, кечкенә төркемдә (катнашучылар - Шакирова Алисә, Гарипова Аделя, Зайнуллин Марсель, Гайнутдинов Алмаз, Шакиров Фаиль) 9нчы урында калдылар.

19 декабрь көнне китапханәче Гөлфия Мухаметшина күчмә  китапханә белән Җәнәй авылына хезмәт күрсәтте.  Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый  юлы-укучыларны рухи азык белән бәйләп торса, ә китапханәчеләр өчен- китап укучылар саны арту белән бик отышлы.

Төп максат – югары сыйныф укучыларының кичләрен компьютер – телевизордан аерып, мавыктыргыч һәм кызыклы иттереп оештыру булды. Даими рәвештә оештырылган бу өстәл уеннарын бигрәк тә безнең көчле затларыбыз – егетләр үз итә.  Уен барышында хәрәмләшмәү һәм дустанә мөнәсәбәт хөкем итте. 

“Зимние мотивы”  күргәзмәсе тылсымлы: аның әдәбиятын алырга җиңел түгел. Һәр китапта бирем яшерелгән. Шул биремне эшләгәч кенә, өйгә китапны яки җурналны алырга мөмкин. Барлык биремнәр һичшиксез Яңа ел бәйрәме белән бәйле.

Республика күләмендә үтүче "Ел тәрбиячесе 2018"  бәйгесенең район этабы башланып китте. Бүген районыбызда “Ел тәрбиячесе” бәйгесендә катнашучы 4 педагог белем бирү эшчәнлеген  1нче номерлы балалар бакчасы базасында күрсәттеләр.  Безнең балалар бакчасыннан бәйгедә уртанчылар төркеме тәрбиячесе – Мухаметзянова А.А, педагог-психолог Баева А.Г.,музыка җитәкчеләре Сафина Р.К.  һәм Шарифуллина И.И. катнашты. Балаларга һәм катнашкан тәрбиячеләргә зур рәхмәтебезне җиткереп, аларга яңадан яңа иҗади уңышлар телибез.

Ансамбльнең программасы бай һәм гаять үзенчәлекле иде. Һәр чыгыш ясаучы узенең милли киеме,  уен коралларынын төрлелеге белән сокландырды.

   Тамашачылар төрле милләт халыкларының җырларын, шул уен коралларыннан ачылган милли моңнарны тынлап хозурландылар «чабата» га биюләрен алкышладылар.

Ел саен Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укучылары кошларга җимлек ясап эләләр. Менә быел да укучылар сынатмады – әтиләре, абыйлары белән менә дигәннәрен ясаганнар. Сыеның да иң-иңнәрен алып килгәннәр!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International