ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

 15 декабрь көнне “Батыр” спорт комплексында Россиянең, Татарстанның спорт остасы,  татарча көрәш буенча  Татарстанның атказанган спорт остасы, билбау көрәше буенча Россиянең  атказанган спорт остасы Раил Ринат улы  Нургалиев призына  2000 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар һәм яшүсмерләр арасында татарча көрәш ярышлары узды.Бу ярышта Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән  укучылар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары катнашып, призлы урыннар яуладылар.Ярыш нәтиҗәсе буенча Олы Мәтәскә урта мәктәбе командасы 1 нче урын яулады. Венер Ибрагимовичны (тренер) һәм егетләрне җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз киләчәктә дә аларга зур уңышлар телибез.

Әлеге  конкурста Айдар авылы китапханәсеннән Мусина Ләйсән “Мин Җиремне коткарам” эссесе белән катнашып, диплом белән бүләкләнде.

Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә  ”Җырчы шагыйрь” – исемле китап күргәзмәсе куелды. Әхмәт Ерикәй 1902 елда Башкортстанның Өлкенде авылында крестьян гаиләсендә туа. 1930 елда  Мүскәү шәһәрендә  Дәүләт журналистика институтын тәмамлый. 1945-50 елларда  Татарстан язучылар берлеген җитәкчелек итә. СССР Югары советының 2нче һәм 3нче чакырылышы депутаты. 19351941 елларда Ә.Ерикәй «Шауласын, гөрләсен безнең җыр», «Комсомолка Гөлсара», «Гармун», «Яшь егетләр, яшь кызлар», «Тагын килер язлар», «Тын бакчада», «Туган ил», «Бибисара», «Кәккүк», «Алсу», «Минзәлә» һ.б. хикәяләр иҗат итә.

Узган атнада тәрәзәдән беренче кар бөртекләрен күзәтсәк, бу атнада кардан беренче сыннар барлыкка килде. 2018 ел ишек шакыганда, бәйрәм рухы тудыру һәм Үзәк бистәсендә яшәүчеләрне китапханәгә тарту максатыннан Үзәк китапханәчесе дә китапханә янына Кыш бабай һәм әкияттәге сыннар ясады.

Бу акциядә мәктәпкәчә яшьтәге балалардан алып ветераннарга кадәр катнаша ала. Барлык акциядә катнатнашучыларга Бердәм китап укучы билеты бирелә , бу билет белән алар республиканың теләсә кайсы китапханәсенә кереп, китап алу мөмкинлегенә ия була.

Олы Мишә урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары иҗади конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнашалар. Район, республика күләмендә уздырылган конкурсларда җиңүчеләребез дә бар. 15 нче  декабрь көнне укучыбыз Шакурова Ф. “Аксаков укулары” дип аталган фәнни-гамәли конференциядә уңышлы чыгыш ясап, республика күләмендә 2 нче призлы урынны алып кайтты.

Барыбызның да  көтеп алган бәйрәме –Яңа елны каршы алырга зур әзерлек бара. Аеруча кыш бабайның нәни дуслары түземсезлек белән көтә. Максабаш башлангыч мәктәбе укучылары укытучы  апалары белән бергәләп,тәрәзәләргә бизәкләр төшерәләр, ,бүләкләр әзерлиләр. Мәктәп янында кардан сыннар пәйда була башлады. Һәр класс үзенчә матур итеп сыйныфларны бизи, матурлый.

15 декабря в г. Казани в Государственном Совете РТ прошла вторая Всероссийская региональная научно - практическая, историко – краеведческая конференция. Эта конференция была посвящена в рамках подготовки к столетию образования Татарской АССР (1920-2020) и празднованию 100- летия Великой Октябрьской социалистической революции(1917-2017гг.). Директор Баландышской ООШ Хузин Юсуп Рашидович выступил на конференции на тему «Первые годы установления советской власти и строительство социализма в ТАССР» и был награждён свидетельством и грамотой. 

Әлеге этапта  Әтнә, Арча, Кукмара, Биектау, Балтач, Питрәч, Саба командалары катнашты.   Ярышта безнең районнан Үзәк мәктәбе егетләре һәм Алан мәктәбе кызлары җыелма командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча, егетләр 4 нче урынга лаек булды. Беренче - өченче урыннарда   Арча,Кукмара, Саба. Кызлар  6 нчы урында. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International