Ярышларда республиканың 36 районыннан 340 тан артык яшь бадминтончы катнашты. Безнең район данын өстәмә белем бирү педагогы Алмаз Фоат Улы Җаббаров укучылары яклады. Уен нәтиҗәләре буенча олы төркемдэ (катнашучылыр - Җаббаров Адел, Нәҗипов Зөлфат, Җаббаров Алмаз, Сафина Альбина, Юсупова Резеда,Гарипова Гузәл) 8 нче урын, кечкенә төркемдә (катнашучылар - Шакирова Әлисә, Гарипова Аделя, Зайнуллин Марсель, Гайнутдинов Алмаз, Шакиров Фаиль) 9нчы урында калдылар.
Ярышларда Казанның “Савиново” спорт мәктәбе, “Вахит районы” спорт мәктәбе, “Вахит районы – 2” спорт мәктәбе, “Мирас”, “Мирас – 2” командалары, Яр Чаллының “Строитель” командасы Һәм Теләче районнының Балаларны сәламәтләдеру-өстәмә белем бирү үзәге педагогы Рөстәм Габдулгазиз улы Хәбиров җитәкчелегендә Теләче җыелма командасы катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча, безнең район командасы 5-нче урынны алды. 1 нче урында ДЮСШ “Вахит районы”, 2 нче урында “Мирас” һәм 3 нче урында “Строитель” командалары.
Исполнительный комитет Тюлячинского муниципального района повторно сообщает Вам о возможности размещения информации о работодателях задерживающих выплату заработной платы и выплачивающих ее в «конвертах» в государственную информационную систему «Народный контроль» по направлению «Серый» рынок труда».
Көндәлек режимны үтәү сәламәт тормыш рәвешенең төп шарты икәненә төшендерү, аларда милли үзаң булдыру. сәламәтлекне саклауга, аны ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту, спортка мәхәббәт тәрбияләү, патриотик хис тәрбияләү.
Һәр җирдә чәй иң файдалы һәм тәмле сыеклык булып санала. 15 декабрь көнне Шәтке мәдәният хезмәткәрләре; китапханәче Галимуллина К.Х. һәм мәдәният йорты мөдире Габдуллина Ф.Н. лар “Яңа елга тәмле чәй” дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Кичә кунакларына чәйне дөрес ясау турында мастер-класс күрсәтелде. Шулай ук тәмле чәй һәм тәм – томнар белән сыйландылар.
15 декабрь көнне Балалар иҗат үзәгене өстәмә белем педагогы Шаипова Раьно Исамовна җитәкчелегендәге “Балачак” бию коллективы Теләче авылы “Батыр” спорт комплексында Теләче муниципаль районының якташыбыз Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының спорт мастеры, милли көрәш буенча Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры, Россия Федерациясенең билбау көрәше буенча атказанган спор мастеры Раиль Ринат улы Нургалиев призына үткәрелгән ярышлар беренчелеген ачу тантанасында катнаштылар.
Олы Мәтәскә урта мәктәбендә Яңа елга әзерлек эшләре инде күптәннән башланды.Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән бергә кабинетларын кар бөртекләре, төрле – төрле плакатлар белән бизәделәр.Һәр сыйныф үзенчәлекле эш төрләреннән файдаланды. Бүгенге көндә купшы киенгән мәктәбебез Яңа ел бәйрәмен каршыларга әзер. Дәресләрдән соң укучылар чыгышларын кабатлыйлар.Мәктәп ишегалдында һәр сыйныф кардан сыннар ясады. Ясалган сыннар безне кыш буена иртә белән каршы алырлар, дәресләр беткәч, елмаеп озатып калырлар, дигән теләктә калабыз.
15 нче декабрь көнне Баландыш төп мәктәбенең “Өмет” театр коллективы җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнуллина Рушания һәм яшь актрисабыз Шакирова А. башкалабыз Казанның “Әкият” курчак театрында узган «Сәйяр” балалар һәм яшусмерләр республика театр фестиваленең бүләкләү тантанасында катнаштылар. Анда безнең театр коллективы музыкаль бизәлеш номинациясендә җиңү яулап, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән истәлекле бүләккә ия булды.
15 декабрь көнне Казанда "УНИКС" спорт һәм күңел ачу үзәгендә XVII нче традицион "Татарстанның спорт өметләре " дип исемләнгән Яңа ел кичәсе булып үтте. Анда 2017 елда иң нәтиҗәле чыгыш ясаган спортчыларны һәм тренер-укытучыларны бүләкләделәр. Әлеге чарада катнашу өчен безнең районнан “Теләче” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән 10 спортчы чакырылды. Аларга Кыш бабай һәм Кар кызы яңа ел бәйрәмен тәкъдим иттеләр һәм яшь спортчыларга Яңа ел бүләкләре бирделәр.
Хөрмәтле тренер – укытучылар, яшь спортчылар! Барыгызны да якынлашып килүче Яңа 2018 ел белән котлыйбыз! Сезгә эшегездә уңышлар, нык сәламәтлек һәм бәхет теләп калабыз!
15 нче декабрь көнне "Ел тәрбиячесе-2018" конкурсының район турына сайлап алуның беренче көне Теләченең икенче номерлы балалар бакчасында үтте. Бу көнне районның ике тәрбиячесе комиссия каршында үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтеп, ачык шөгыльләр үткәрделәр. Шулар арасында Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының инглиз теле укытучысы Фаляхиева Г.И. да бар. Ул "Балык-балыклар" темасына мәктәпкәчә әзерлек группасы белән эшчәнлек алып барды. Барлык тәрбиячеләр дә үз эшләренең остасы икәнен раслап; кызыклы,мавыктыргыч шөгыльләр күрсәттеләр.Аларга алдагы эшләрендә уңышлар һәм бәйгедә җиңү теләп калабыз!