Бу көнне Баландыш авыл китапханәсе һәм мәдәният хезмәткәрләре авыл яшьләре белән "Конституция - илнең төп законы" дигән патриотик тәрбия бирү сәгате үткәрделәр. Конституциянең тарихы, шулай ук төп символлар - Россия дәүләт флагы, гербы һәм гимны белән таныштырдылар.
13 декабрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Бөтендөнья балалар хокукы көне уңаеннан, "Хәрәкәттә - бәрәкәт" дип исемләнгән күңелле уеннар үткәрелде. Укучылар сәламәт яшәү зарурлыгын аңлауга ирешү йөзеннән, алар төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Күңелле уеннар барысына да бик ошады.
Илебезнең әлеге Төп Законы Россияне демократик, хокукый федератив дәүләт дип игълан итте, гражданлык җәмгыятенең асыл кыйммәтләрен – шәхес хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итүне, халыкларның тигез хокуклылыгын раслады. Айдар авыл китапханәсендә «Конституция-илнең төп китабы» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Ул киң даирә китап укучыларга адреслана.
Конституция илнең төзелешен, дәүләт хакимиятенен вакәләтләрен, Россия гражданнарының хокукларын һәм вазифаларын билгели, шуна курә һәркем конституцияне белергә һәм хөрмәт итергә тиеш. Әлеге датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә “День конституции России” исемле күргәзмә эшләнде.
Әхсән Баянов иң элек шигъри әсәрләре белән танылган әдип.Язучы проза һәм драматургия жанрларында да нәтиҗәле эшләде. “Яшьлегемне эзлим”, “Дүрт монолог”, “Тау ягы повесте”, “Төлке тоту кыен түгел”, “Тавыш — табигать бүләге”, “Аязучан болытлы һава”, “Аргы яр” повестьлары һәм Кама буендагы гигант төзелешләрне гыйбрәтле язмышлар аша гәүдәләндергән “Ут һәм су”, “Таш китап” романнары укучыларда һәм әдәбият сөючеләрдә зур кызыксыну уятты.
Ямбулат авылы китапханәсендә Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан, яшүсмерләр катнашында "Конституция - илнең төп законы" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.
Мәктәп укучылары китап кына алып калмыйлар, алар китапханәче апаларының булышчылары да. Фондны тәртипләү, обелицк янын чүптән арындыру һ.б эшләрдә алар активистлар. Менә бүгендә 14 нче декабрь көнне укучылар стеллаждагы балалар китап фондын тәртипкә китерергә булыштыларлар.
13 нче декабрь көнне Теләче урта мәктәбенең бертөркем югары сыйныф укучылары Иннополис университетында узган Беренче DigitalSkills информация технологияләре чемпионатында катнаштылар. Чемпионатта катнашу югары сыйныф укучыларына профессия сайлауда ярдәм итәр.Укучылар информатика укытучысы Ф.Ф. Гаптрахманов җитәкчелегендә ярышларда катнашып, призларга лаек булдылар. Котлыйбыз!
Ул көнне ил буенча төрле чаралар үткәрелә. Әлеге датага багышлап, 14 декабрь көнне Теләче үзәк китапханәсендә «Вы вправе знать о праве» дип исемләнгән күргәзмә эшләнде, әңгәмә үткәрелде һәм китап укучыларга буклетлар өләшенде.
15-декабрьдә мәгариф бүлегендә "Хезмәтне саклау буенча еллык отчетлар" темасына хезмәтне саклау документларына җаваплы кешеләр өчен семинар үткәрелде. Еллык отчетлар Барс системасында тутырыла. Нигемәтҗанова Гүзәлия Заhитовна сорауларга җаваплар бирде.