ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Кешелек дөньясы бик борынгыдан әнкәйләргә дан җырлаган. Баласы хакына теләсә ниди корбанга барырга әзер Ананы беркем белән дә алыштырып булмый. Табигать хатын-кызга Әни булу- кешелекне дәвам иттерү, яшь буын тәрбияләү кебек олы вазыйфа йөкләгән.  Мең елдан артык тарихы булган татар әдәбияты искиткеч гүзәл әсәрләргә бай. Алар арасында нинди генә темага язылганнары юк! Шулай да, иң күп шигырьләр әниләргә багышланган, иң күп җырлар әниләр турында. Кулына каләм алган һәркем әниләр турында язмый кала алмый. 26 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә “Әни сүзе изге сүз ул, якты кояш, киң җиһан”  исемле күргәзмә тәкъдим ителде.

Күргәзмәгә З.Кадырова, Н.Гыйматдинова, М.Маликова, Г.Галиева, Д. Гайнетдинова, Г.Галимуллиналарның әсәрләре куелды.

Киңәшмә район башлыгы И.Ф.Зарипов җитәкчелегендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, баш бухгалтерлары, зоовет белгечләре, район ветеринария берләшмәсе белгечләре, авыл җирлеге башлыклары, крестьян – фермер хуҗалыклары башлыклары катнашында узды. Киңәшмә ахырында тантаналы рәвештә Игенче хуҗалыгында 2017 елны дәүләт программасы нигезендә төзелгән 300 баш терлеккә исәпләнгән бозаулар торагы ачылды.

2017 елның 28ноябрендә “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү узүгенең гаиләгә һәм балаларга социаль итү бүлекчәсе  белгечләре ирекле волонтерлар үзәге белән берлектә “Мәрхәмәтле сишәмбе” кысаларында момкинлекләре чикле булган балаларның гаиләләреендә булдылар. Белгечләр һәм волонтерлар анимацион чара уздырдылар.

26 нчы ноябрь көнне, Максабаш башлангыч мәктәбендә  Әниләр көненә карата бәйрәм  концерты  оештырылды. Кадерле кешеләре хөрмәтенә балалар матур  шигырьләр ятладылар, жырлар һәм биюләр өйрәнделәр, әниләренең портретларын ясадылар, бүләккә нәни куллары белән бик матур итеп открыткалар ясадылар. 
Кадерле әниләр!!! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, балалар куанычы күрергә язсын дип телибез!

Балаларның куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан республикабызда “Боз өстендә сак бул!” темасына балалар рәсеме конкурсы  игълан ителде.  Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә класс  сәгатьләрендә бу темага әңгәмәләр үткәрелде Һәм рәсемнәр ясарга тәкъдим ителде.

Әлеге бәйрәмдә әниләр төрле конкурсларда катнаштылар,бишек җырлары җырладылар,мәкалләрнең дәвамын таптылар

Балачак – кеше гомеренең иң матур, иң күңелле чоры. Шушы күңелле чорны балалар бакчасы тагын да тулыландыра, балага киләчәк тормышында  үз урынын табарга этәргеч бирә. Без Шәтке балалар бакчасының тәрбиячеләре, балалар белән  рәсем ясауга зур игьтибар бирәбез. Рәсем аша бала үзенең әйләнә-тирәгә мөнәсәбәтен чагылдыра.

      Буш вакытларында безнең бакча балалары рәсем ясарга яраталар. малайлар күбрәк трактор, машина, параход яки танк ясый. Ә кызлар үзләренең гаиләсен һәм чәчәкләр ясарга яраталар. Һәр рәсемдә балаларның хыялы ярылып ята. Рәсем ясау балаларның күзаллауларын, эстетик зәвыкларын үстерә.

25 ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясаган күрше Арча районы үзешчәннәре, тамашачыларга халкыбызның моңлы җырларын, дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Бәйрәм кичәсе өчен тамашачылар арчалыларга олы рәхмәтләрен, көчле алкышлар аша җиткерделәр.  

Энием!  Энкэем! Газиз Анам! Синнэн дэ якынрак, кадерлерэк кем бар сон доньяда?! Кукрэк сотен имезеп, конен-тонгэ, тонен-конгэ ялгап, куз карасыдай устерэсен бит син балаларынны.Бүген бакчабызда әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып үтте.Балаларыбыз әниләренә шул кадәр күп матур сүзләр әйттеләр,шигырләр сөйләделәр,җырлар башкардылар,әниләре белән төрле ярышларда катнаштылар,Бәйрәм чәй табыны артында җыр белән тамамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International