ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Әни ! Шушы исемне әйтү белән кеше күңеленә никадәр җылы хисләр килә. Нинди нурлы яктылык сирпелә. Бу исемне чиксез ярату, гамьсез шатлык, ләззәтле куаныч белән әйтәбез. 25 ноябрь көнне, Урта Мишә авыл клубында, китапханә белән берлектә, Халыкара әниләр көне уңаеннан  “Мәрхәмәтле безнең Әниләр!” дигән ял кичәсе уздырылды. Күңелле чыгышлар, матур теләкләр һәркемнең күңеленә хуш килде.

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә . Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.Баландыш төп мәктәбендә Әниләр көненә әзерлек атна буе дәвам итте.Барлык укучылар бу көнне түземсезлек белән көттеләр,әниләренә дип үз куллары белән бүләкләр дә әзерләделәр.

Әйе,әниләр безнең яклаучыбыз,саклаучыбыз,барыр юлларыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. 24 ноябрь көнне илебез  әниләр көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Әнием күңелем кояшы” дип исемләнгән очрашу булып узды. Әлеге кичәгә  2017 елның иң күп китап укучы әниләре чакырылды. Әниләрне котлап матур теләкләр әйтелде. Китапханәдә куелган “Илгә матурлыкны, җиргә батырлыкны Сез бирәсез газиз әниләр” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар.Төрле мавыктыргыч уеннарда катнашып,чәй эчеп, әниләр бәйрәмнән күтәренке рухта таралыштылар.

Кадерле әниләребез! Сезгә кояштай озын гомер, гаилә бәхете, нык сәламәтлек телибез.

24 нче ноябрь көнне районда көзге ярминкә оештырылды.Бу ярминкәдә Баландыш төп мәктәбе коллективы  да читтә калмады.Укучылар үзләренең кул эшләрен һәм декоратив сәнгать үрнәкләрен сатуга куйдылар.

Ачылу тантанасында: Россия Федерациясе Президентының Идел буе Федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле, - Михаил Викторович Бабич һәм Татарстан Республикасы Президенты, Россиянең атказанган спорт мастеры – Миңнеханов Рөстәм Нургали улы катнаштылар.

Иртән башланып киткән ярминкә көн уртасына кадәр гөрләде. Авыл җирлекләре көз нигъмәтләрен тәкъдим итте. 

  Һава торышы начар булуга карамастан, райондашларыбызның кәефләре күтәренке булды. Район үзешчәннәре чыгышы да ярминкәгә ямь өстәде.

2017 нче елның  23 нче ноябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “ Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә заманча дәресләр” темасына район семинары үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәннапова Фидая Җәмил кызы 11 нче сыйныфларда ачык дәрес күрсәтте.Әниләр  көненә багышлап сыйныфтан тыш чара күрсәтелде.

     Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлназ Закирова (Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе) һәм  Ризәлә Гарипова (Теләче урта мәктәбе) укытучыларга яңа технологияләргә нигезләнгән мастер - класслар күрсәттеләр. Семинарда шулай ук татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән район олимпиадаларына әзерлек, республикакүләм чараларда катнашу, мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укыту мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.

23 – 24 ноябрь көннәрендә  район мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү буенча методисты Закирова Саҗидә Гайнулла кызы, Айдәр башлангыч мәктәбе укытучысы ФәттаховаРайханәВалиахмәт кызы Нижнекамск шәһәрендә “Башлангыч мәктәптә метапредметлыкны тормышка ашыру юллары” дигән темага үткәрелгән республика фәнни - практик конференциясендә катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International