Әлеге чарада Теләче районы данын яклап Галимовлар семьясы чыгыш ясады.
Бүген мәктәбебездә гомуми линейка көне. Шул уңайдан укучылар чираттагы линейкага җыелдылар. Дежур укучының узган атнада эшләнгән эшләргә, уңышларга йомгак ясалган чыгышы тыңланды. Уку- укыту эшләре буенча директор урынбасары Заббарова Г. Н. төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар алган укучыларны котлады. Бер торкем укучыларга ГТО значоклары тапшырылды.
Атналык эшлэр планлаштырылды .
Ярышта 6 муниципаль берәмлектән җыелма командалар катнашты: Теләче, Кукмара, Балык Бистәсе, Алексеевск, Чистаһ һәм Казан шәһәре җыелма командалары. Безнең район җыелма командасы составында районыбызның балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгенең бадминтон түгәрәгендә шогыльләнүче балалар чыгыш ясады (тренерлары – өстәмә белем бирү педагогы А.Җәббаров). Уен нәтиҗәләре буенча Баландыш төп мәктәбе укучысы Раил Тимербаев 3 нче урын алды һәм грамота, медаль белән бүләкләнде. Команданың калган уенчылары да турнир таблицасының югары баскычларын яулады.
Туган якның гүзәллеген,сихри көчен, язмыш сынауларын, горурлану,соклану хисен шигъри юлларына салган, җыр моңга гашыйк аналар белән 26 ноябрь көнне Айдар мәдәният йортында "Дан сезгә аналар" дип аталган бәйрәм кичендә очрашу-әңгәмә булды. Алар тарафыннан үзләре иҗат иткән шигырләр һәм җырлар тыңланылды. Әлеге әниләребез клуб берләшмәләренең актив катнашучылары да булып санала.
Бу концертта сәнгать мәктәбе укучылары, укытучылары зур активлык курсәттеләр. Аеруча балар бакчасы каршында эшләп килуче бию коллективлары сәхнә бизәге булып торды. Театр бүлегенә йөруче 1 класс укучылары җыр белән биюне бергә бәйләп “Бәйрәмгә әзерлек” дигән номер күрсәттеләр. “Тамчыгөл” бию торкеме рус биюе белән залда утыручы тамашачының күңелен тагында рухландырып җибәрде.
Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.
25 ноябрь көнне Субаш авылы клубында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә «Әнкәй сина мең рәхмәт» дип исемләнгән концерт булып узды. Концертта авыл үзэшчәннәре чыгыш ясады.