Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.
25 ноябрь көнне Субаш авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә «Әнкәй сина мең рәхмәт» дип исемләнгән концерт булып узды. Концертта авыл үзэшчәннәре чыгыш ясады.
Кичәгә “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче балаларнын әниләре чакырылды.
Әлеге кичәгә 2017 ел нәтиҗәләре буенча иң күп китап укыган әниләр чакырылды. Кунакларыбыз хөрмәтенә матур сүзләр әйтелде, балалар әниләргә багышланган шигырьләр сөйләделәр.
Әни ! Шушы исемне әйтү белән кеше күңеленә никадәр җылы хисләр килә. Нинди нурлы яктылык сирпелә. Бу исемне чиксез ярату, гамьсез шатлык, ләззәтле куаныч белән әйтәбез. 25 ноябрь көнне, Урта Мишә авыл клубында, китапханә белән берлектә, Халыкара әниләр көне уңаеннан “Мәрхәмәтле безнең Әниләр!” дигән ял кичәсе уздырылды. Күңелле чыгышлар, матур теләкләр һәркемнең күңеленә хуш килде.
Бу чарада китапханәче дә актив катнашты. Китапханә каршында эшләп килүче “Ахирәтләр мәҗлесе” һәм “Хыялый балачак” берләшмәсе белән берлектә “Бәйрәм чәе” күренеше күрсәтелде.
24 нче ноябрь көнне безнең Теләче авылында тарихи вакыйга булды. “ Теләче Арена “ боз сарае ачылды. Күптән көтелгән иң зур буләк балалар һәм олылар өчен зур куаныч. Балаларга саләматлекләрен ныгыту өчен зур мөмкинлекләр тудырганга Республикабыз Президенты Р.Н.Миннихановка, районыбыз башлыгы И.Ф.Зариповка бик зур рәхмәт.
Авырып китсәк тә, әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачса да әни каршына йөгереп киләбез. Берәрсе кыерсытса да, тизрәк әни янына ашыгабыз. Әни-безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да! Әниләр көне уңаеннан бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменәрендә бәйрәм кичәсе үткәрелде. Балаларның әниләргә карата булган изге хисләре, теләкләре шигъри юллар аша, җыр, бию аша тапшырылды. Балаларның җан җылысы салып эшләнгән истәлекле бүләкләре әниләргә, дәү әниләргә тапшырылды.
Әни... Әнием... Әниләр - безнең өчен якың,ин, кадерле,газиз кешеләр. Үзләре турында онытып,"Балам!"- диеп безнең өчен янып-көеп яши бирүчеләр. Әйе,әниләр безнең яклаучыбыз,саклаучыбыз,барыр юлларыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Алар булган жирдә ризык бар,җылы бар.