8сыйныфта “Гаилә бюджеты" темасына ачык дәрес каралды. Дәресне мәктәпенең информатика һәм технология фәнеукытучысы Гаязова Лилия Расимовна үткәрде. Семинар кысаларында информатика һәм технология фәннәре буенча булган актуаль сорауларга җаваплар бирелде. Бердәм дәүләт имтиханына әзерлекнең мәктәпләрдәге торышы турында һәр укытучының чыгышы тыңланылды.
Анда балалар бакчасында сәләтле балаларның иҗади үсешен тәэмин итү өчен мөмкинлекләр тудыру, бу юнәлештә педагогларның белемнәрен күтәрүне оештыру, департамент тикшерүләренә әзерлек, “Электрон белем” системасында эшләү, республикада Татарстан республикасы прокуратурасының белем бирү оешмаларының сайтларын тикшерү нәтиҗәләреннән соң булган кимчелекләрне бетерү турында сүз алып барылды.
Семинарның темасы: "Белем оешмаларында террорчылыктан саклану. янгын куркынычсызлыгы". Семинарда Нигемәтҗанова Гүзәлия Заhит кызы объектның куркынычсызлык паспорты формасы, террордан саклану чаралары, укучылар белән бәхетсезлек очракларын тикшерү тәртибе, "Бозда hәм суда игътибарлы бул!" республика конкурсы нигезләмәсе, янгын куркынычсызлыгы буенча видеоконференция материаллары белән таныштырды, аңлатты.
20 ноябрьдә астрономия фәне буенча олимпиаданың муниципаль этапы үткәрелде.
Олимпиадада барлыгы 7-11 сыйныфлардан 20 укучы катнашты.
Җиңүче дип түбәндәге укучылар билгеләнде:
8 сыйныф укучылары арасында: Якупов Данил, Теләче урта мәктәбе укучысы (укытучысы Алексеева Ильсия Хамиовна).
9 нчы сыйныфлар арасында: Ишматов Рафаэль, Теләче урта мәктәбе укучысы (укытучысы Алексеева Ильсия Хамитовна)
Ярышта барлыгы 25 команда катнашты, шул исәптән районыбызның данын Теләченең балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгендә шогыльләнүче укучылары яклады. Ярыш нәтиҗәләре буенча, финалга 5 команда чыкты, безнең район җыелма командасы 6 нчы урында. 1 нче урында Саба районы, 2 нче урында Әлки районы, 3 нче урында Кукмара, 4 нчедә Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы һәм 5 нче урында Балык Бистәсе районы.
Ярышта районыбызның балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгендә шогыльләнүче үсмерләр катнашты (тренерлары – балаларга өстәмә белем бирү педагогы Артур Хәбиров). Уеннарда республика районнарыннан 32 команда катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: Питрәч һәм Спас районы командалары белән тигез очкога уйнап һәм Бөгелмә районы командасына 1:2 исәбе белән җиңелеп, безнең егетләр 17 урынны яулады.1 урын- Казан шәhәренең Вахит районы, 2 урын-Аксубай,3 урын– Баулы.
17-18 ноябрьдә инглиз теле буенча олимпиаданың муниципаль этапы үткәрелде.
Олимпиадада барлыгы 4-11 сыйныфлардан 60укучыкатнашты.
Җиңүче һәм призер дип түбәндәге укучылар билгеләнде:
4 сыйныф укучыларыарасында: Ситдикова Камилә Баландыш мәктәбе укучысы (укытучысы Җаббарова Гөлнара Назиповна) һәм Фаляхиева Зөбәйдә , Иске Җөри мәктәбе укучысы(укытучысы Хөсәенов Зиннур Зөфәр улы).
5 сыйныфлар арасында: Мортазина Гөлфия Иске Җөри мәктәбе укучысы (укытучысы Хөсәенов Зиннур Зөфәр улы).
6 сыйныф укучыларыарасында: ЖангалееваАделия Үзәк мәктәбе укучысы (укытучысы МортазинаЛилияХуснетдиновна)
7 сыйныфларарасында: Котдусов Булат, Теләче урта мәктәбе укучысы (укытучысы ГыймаеваАнияСальмановна).
8 сыйныф укучыларыарасында: Гыйләҗива Таңсылу һәм Гарипова Айгөл, Баландыш төп мәктәбе укучылары (укытучысы Җаббарова Гөлнара Назиповна).
9 нчы сыйныфлар арасында: Галиуллина Иркә, Теләче урта мәктәбе укучысы (укытучысы ГыймаеваАнияСальмановна), Шәрипова Ләйсән Иске Җөри урта мәктәбе укучысы (укытучысы Хөсәенов Зиннур Зөфәр улы)
10 сыйныфлар арасында: МостафинаОлесья, Үзәк урта мәктәбе укучысы (укытучысы Фәхретдинова Альбина Хайдаровна)
11 сыйныф укучыларыарасында: Данилова Вероника, Теләче урта мәктәбе укучысы (укытучысы Алексеева Ләйлә Гусмановна)
23 нче ноябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә Теләче муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре нигезендә заманча дәресләр” темасына семинар үтте. Семинар вакытында мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Маннапова Фидая Җәмил кызы Әмирхан Еникинең “ Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча дәрес,”Әнием-кадерлем!” темасына сыйныфтан тыш чара күрсәтте. Соңыннан татар теле укытучылары семинар темасы буенча фикер алыштылар.
Әни – гаиләдә иң якын, газиз кеше. Ул яшәргә дәрт, тормышка илһам өсти. Ана баласын күз нурын, бәгырь кисәген татлы сөенечләр белән кулына ала һәм аны нинди генә матур, кадерле сүзләр белән атамый. Кадерле әниләребез! Сезгә кояштай озын гомер, гаилә бәхете, нык сәламәтлек телибез. Безнең балалар да,тәрбиячеләр дә бөйрәм кичәсендә әниләрне, әбиләрне чын күңелдән матур җырлар, шигырьләр, биюләр аша котладылар.
Бию төркемендә биюче авылдаш егетләребез(көллият студентлары) Ирек Габдрашитов, Адел Давлетшиннарның булуы, студентлар өчен күңелле күренеш булды. Очрашу ике як өчен дә бик күңелле һәм файдалы булды. Киләчәктә дә көллият һәм мәдәният йорты арасында дуслык күперен ныгытырга дигән теләктә калдылар.