ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2017 ел
җомга

Алар “Алсу - Фәнил” дуэтын башкарып, районның  үзешчән сәнгатьне үстерүдәге өлеш кертүе өчен, Арча муниципаль район башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” муниципаль учреждениесенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.  

22 – ноябрь көнне Югары Кибэхужа балалар бакчасында юл кагыйдәләрен өйрәнү һәм үтәү максатыннан “Урам тулы могжиза” дип исемләнгән ачык шөгыль  күрсәтелде. Максатыбыз - балаларның исәнлеген саклау һәм юлдагы хәвеф-хәтәрләрне булдырмау. Безнең балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр арасында юл-транспорт һәлакәте булдырмау эшенә һәрчак зур игътибар бирелә. Эшчәнлек ел дәвамында алдан планлаштырылып алып барыла.  Әлегә очрашуга “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба  бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. чакырылган иде.  Ул балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, балаларны автокреслога утыртып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәртте, яктылыкны кире кайтаргычларның (фликер) әһәмияте турында сөйләде,  видеофильм күрсәтте. Соңыннан балаларга истәлекле бүләкләрен өләште.

22 ноябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсендә иң күп китап укучы әниләр Харисова Эльмира, Галимҗанова Наилә, Гайнетдинова Ләйсән, Галимханова Гөлназ һәм Әхмәтҗанова Әлфия һәм аларның балалары катнашында «Әнием, кадерлем, бергенәм» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Китап укучы балалар әниләрне концерт номерлары белән котладылар. Әниләргә багышланган җырлар башкардылар, биеделәр һәм матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм дусларча чәй табыны артында тәмамланды.

Ә китапханә ул – уникаль мәгълүмат җыелмасы,  шулай ук укыту үзәге дә, анда төрле чыганаклардан мәгълүматлар җыярга була. Шармыш авыл китапханәчесе дә, өй эшләрен хәзерләргә  ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән китап укучыларга булышырга гел әзер. Күп кенә мәктәп укучылары һәм студентлар дәреслекләрне үзләре белән алырга һәм өй эшләрен тыныч шартларда ясарга ярата. Китап укучылар теләсә кайсы вакытта китапханәгә килеп, кирәкле дәреслекләрне, китапларны ала алалар.

                                                                      

Кичәгә 2017 елның иң күп китап укучы әниләр:  Ахметзянова Әлфия кызы  Әлфинә белән, Галимханова Гөлназ кызы Адилә белән, Галимзянова Найлә кызы Камилә белән, Гайнетдинова Лейсан кызы Айсылу һәм малае Алмаз белән, Харисова Элмира кызлары Зәринә һәм Азалия белән чакырылды.

Китап укучы балалар әниләрне концерт номерлары белән котладылар. Әниләргә багышланган җырлар башкардылар, биеделәр һәм матур итеп шигырьләр сөйләделәр.  Әниләр көненә “Ана булу изгелекнең таҗы” дип исемләнгән күргәзмә дә оештырылды. 

22 нче ноябрьдә Баландыш төп мәктәбендә  җырчы, уен коралларында яратып уйнаучы, искиткеч күренекле композитор – Шиһапов Солтан Фидаис улы  белән очрашу булды. Ул төрле уен коралларында уйнап, баллаларны шаккатырды.


22
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Конференциядә узган хисап чорында сәяси совет эшчәнлегенә анализ ясалып  киләчәккә максатлар билгеләнде.

   Конференция эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разия Садыкова, район Советы депутатлары, предприятие, учреждение, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, партия әгъзалары, массакүләм мәгълүмәт чаралары вәкилләре катнашты.

  

Кешеләр бер-берләре белән очрашкач, билгеле, сәлам бирергә тиеш. Һәр халыкның үз милли традицияләре, гореф-гадәтләре бар. Әмма һәр халык исәнләшүне үзенчә аңлата. Урта Мишә авыл китапханәсендә әлеге датага багышлап әңгәмә – сөйләшү үткәрелде. Китапханәче бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, төрле илләрдә сәламләүнең төрләре белән таныштырды. Кешеләр төрле формада, төрле ысуллар белән бер - берсенә хәерле иртә, хәерле көн, хезмәттә уңыш, саулык - сәламәтлек, иминлек тели.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International