ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Безнең илебез - бик зур һәм бик матур,бай тарихы булган ил. Балаларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы аңлаешлырак булсын өчен “Бердәмлек чәчәге”н ясарга тәкъдим ителде, мәкальләр әйтелде һәм илебездәге бөек җиңүләр искә алып үтелде. Кичә  илебездәге барлык халыклар да дус һәм тату, бердәм булып яшәсеннәр иде, дигән теләктә тәмамланды.

Шушы истәлекле датага багышлап 3 ноябрь көнне Иске  Җөри  авылы китапханәсендә “Дуслык белән көчле без” дип исемләнгән  мәгълүмати сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларны әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Китапханәдә куелган китап кургәзмәсенә күзәтү ясады.

Чара барышында балалар хайваннар дөньясы белән таныштылар, табышмакларга җавап бирделәр, китаплар карадылар.

Балаларга  Татарстан  Конституциясе –   республикабызның төп законы булуы, анда  күпмилләтле халкыбызның мәнфәгатләрен, хокукларын яклау турында язылуы сөйләнде. "Күңелле старт" Татарстан Республикасы гимнын башкару белән тәмамланды.

8 ноябрьдә  Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Системалы эшчәнлекле якын килү ысулын гамәлгә ашыра торган технологияләрне куллану” темасына  методик берләшмәнең утырышы узды. Утырышның максаты: тәҗрибә уртаклашу, методик табышлар һәм аларның белем бирү процессында кулланылышы. Утырышта төрле проблемалар күтәрелде һәм бу тема буенча башлангыч класс укытучылары Хәсәнова Г.Ә., Газизова Г.Ф. лар чыгыш ясады.

Ветеринарные специалисты Тюлячинского районного государственного ветеринарного объединения продолжают  проведение  оральной иммунизации  диких плотоядных  животных против бешенства – раскладывают вакцины – приманки в местах наиболее частого появления  диких плотоядных животных.    На сегодняшний день, из выделенных на осеннее  профилактическое  мероприятие шестнадцати   тысяч доз,  разложено  восемь  тысяч доз вакцин.

Район хуҗалыкларында кыр эшләрен үткәргәннән соң, бушаган авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую буенча, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау пунктларын хәм мастерскойларны кышкы сезонга әзерлеген, салкыннар башланганчы авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау хәм машина-трактор парклары территориясендә тәртип урнаштыру буенча  актив эшләр алып барыла.

Әкият аша балаларда ярату, мәхәббәт хисләре, яхшылык, әдәп-әхлаклылык, үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияли алабыз. Шуңа күрә әкиятнең йогынтысы баланың рухи дөньясына тәэсир итүе көчле. Бүгенге әкиятләр балаларны дус-тату, тыңлаучан, юмарт, түземле, ягымлы булырга, өлкәннәргә карата мәрһәмәтле-шәфкатле ярдәмчел, булырга өйрәтә.  Бүген уртанчылар төркеме балалары Р.Корбанның “Куркуын җиңгән куян”әкиятен тыңладылар.Ә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, татар теле тәрбиячеләре Сабирҗанова Л.М. белән берлектә, аларга әлеге әкиятне сәхнәләштереп күрсәттеләр.Әлеге эшчәнлектә бәйләнешле сөйләм телләре  үстерелде, мөстәкыйль фикер йөртү күнекмәләрен ныгытылды. Балалар  үз фикерләрен әйтеп,әкият геройларының эш-гамәлләрен анализладылар, нәтиҗә ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International