Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучысы Шаһиева Д. “ Шәҗәрәләр- нәсел агачы”IV төбәкара фәнни- гамәли конференциясендә уңышлы чыгыш ясаганы, куелган биремне төгәл һәм дөрес итеп ачып бирүе өчен “Бөтендөнья татар конгрессы” башкарма комитеты иҗтимагый оешмасының Буа муниципаль районы җирле бүлекчәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Укучының җитәкчесе Галимҗанова Г.Ә.
Әлеге ярышта “Теләче” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән волейбол тренерлары Габделхаев Рәшит, Шәяхметов Шамиль җитәкчелегендә Шәтке, Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучылары катнашты.
Балаларың яратып уйный торган уеннарының берсе бармак уеннары. Балалар бармак уеннары уйнаганда бармакларын гына ныгытып калмыйлар, алар бу уенны уйнаганда шигырьләр, санамышлар, тна көннәре, әйләнә-тирә предметларны һ.б.өйрәнәләр. Бу уен барышында баланың вак моторикасы һәм логик фикерләве үсә, игътибары ныгый.
Әлеге конкурсның максаты яшьләрдә үзенең туган җиренә, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү һәм китапханәнең экологик тәрбиягә карашын чагылдыру. Баландыш авыл китапханәсенең укучылары Тимербайева Энҗе белән Назипов Зөлфәт әлеге конкурска китапханәче белән бергә сайланган тема буенча үз эшләрен тәкъдим иттеләр.
Теләче 2нче балалар бакчасында балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә төшендерү программа нигезендә алып барыла. Тәрбиячеләр балалар белән шөгыльләр, куркынычсызлык минутлары, эвакуацион тренировкалар, профилактик чаралар, балаларның иҗат күргәзмәләрен, янгын сүндерүчеләр хезмәте белән якыннан таныш максатыннан, янгын сүндерү бүлегенә экскурсияләр оештыралар.
4 ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында “Бердәмлек көне” уңаеннан китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре яшьләр белән түгәрәк өстәл үткәрделәр. “Бердәмлектә - көч” дип аталган сөйләшү яшьләр өчен бик файдалы булды.