ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. 6 ноябрь – яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе. Татарстан Республикасы Конституциясе төзелүгә - 25 ел. Конституция Татарстан халкының барлык мәнфәгатьләрен үз эченә туплап, өмет-хыялларын чагылдыра, киләчәккә ышанычын беркетә. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә әлеге даталарга багышланган күргәзмә буенча,әңгәмә – сөйләшү үткәрелде.

3 ноябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә язучы, тәрҗемәче Лирон Хәмидуллинның  тууына 85 яшь тулу уңаеннан "Аксакал әдипләребезнең берсе" дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Л. Хәмидуллин иҗат эшчәнлегенең төп юнәлеше - әдәби тәрҗемә. Укучылар язучының иҗаты белән, күргәзмәгә куелган әсәрләре белән таныша алалар.  

 

Шулай ук чара барышында китап укучыларга “Россия-Родина моя!” дип исемләнгән викторина тәкъдим ителде.

2017 елның 7 нче ноябрь көнендэ Шармыш авылында яшәүче тыл ветераны Степанова Екатерина Иван кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Екатерина апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Узәк авыл җирлеге башлыгы  исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Бу күренекле дата уңаеннан Субаш авылы клубында китапханәче  белән берлектә  "Могҗизалар кыры» интерактив уены  уздырдылар.  Чарада катнашучылар Конституциясә кабул итү тарихын белделэр,  актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр.

Субаш авылы клубы үзэшчәннәр коллективы бу конкурста актив катнаштылар. «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле «Кайтарма туйда аш чыгару йоласы»нан  өзек күрсәттеләр. Аннан тыш концертта матур җырлар, дәртле керәшен биюләре, күңелле сәхнә күренешләрен дә күрергә була иде.

Алар катнашкан вокаль-ансамбльләре  2 урынга лаек булып супер-финалга узды. Хезмәттәшләребезгә уңышлар теләп калабыз.

Соңыннан җиңечүләр бүләкләнде һәм бергәләп чәй өстәле артында әңгәмә кордылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International