ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Конституциясенең 25-еллыгына багышланган бәйрәм кысаларында 2 ноябрь көнне Айдар авыл мәдәният йорты директоры, китапханә белән берлектә "Күңелле стартлар" ярышы оештырды. Балаларга Республикабызның Конституциясе, аның төп нигезләмәләре, шулай ук  гражданлык позициясе, дәүләт төзелешләре турында сөйләнде, фикер алышынды. "Күңелле старт" Татарстан Республикасы гимнын башкару белән тәмамланды.

Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. 6 ноябрь – яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе. Татарстан Республикасы Конституциясе төзелүгә - 25 ел. Конституция Татарстан халкының барлык мәнфәгатьләрен үз эченә туплап, өмет-хыялларын чагылдыра, киләчәккә ышанычын беркетә. Төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында үзара аңлашу хакимлек иткән төбәк буларак, Татарстан көннән-көн киңрәк таныла бара, даны еракларга тарала.Шул уңайдан Урта Мишә авылы  мәдәният хезмәткәрләре, әлеге даталарга багышланган күргәзмә буенча, әңгәмә – сөйләшү уздырдылар.


7
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

7 ноярьдә  9-11 сыйныф укучыларының Казан кооператив институты  вәкилләре белән очрашулары узды. Укытучылар  үз чыгышында уку йорты, факультетлар буенча экскурсия ясадылар. Әңгәмә барышында студентларның чит илләрдә дә стажировка үтүләре хакында аңлатылды. Институтка 2018 елда кабул итү тәртибе белән таныштырылды. Абитуриентларның һәм студентларның  тулай торак белән тәэмин ителәчәгенә басым ясалды.

3-4 ноябрь көннәрендә Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында “Безнең заман” республикакүләм оешма-предприятияләрдә эшләүче яшьләр фестиваленең Казан зонасы туры булып узды. Фестивальдә Казан шәһәрендә урнашкан җитештерү предприятияләре, төрле оешмалары белән беррәттән башкалага якын урнашкан районнардан җыелма командалар да катнашты.

4 ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында “Бердәмлек көне” уңаеннан китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре яшьләр белән түгәрәк өстәл үткәрделәр. “Бердәмлектә - көч” дип аталган сөйләшү яшьләр өчен бик файдалы булды.

Нәниләр эшчәнлек барышында кунакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлап уздылар, савыт-саба темасын үзләштерделәр. Ә әти-әниләр балаларын бик кызыксынып күзәттеләр. Соңынны үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп җанлы әңгәмәдә катнаштылар.

Татарстан фән һәм мәгариф министры үткәрә торган “Культуралы көз” проекты кысаларында , республикабызнын 45 районыннын бер төркем укучылар Казан шәһәренең мәдәният учакларына юл тотты. Шулар белән бер рәттән , 2 нче ноябрь көнне Теләче районы укучылары да, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында классик әсәр “Сүнгән йолдызлар”  спектаклен карап  хозурланып кайттылар.

27 нче октябрь көнне  Баландыш төп мәктәбендә балалар көтеп алган “Алтын көз” бәйрәме уздырылды. Алдагы еллардан  үзгә буларак, кечкенә звено укучылары урта сыйныфлар белән  бергә үткәрелде. Бер төркем баашлангыч класс укучылары төрле яшелчәләр булып киенеп чыгыш ясаса , икенче төркем” Шалкан” әкиятен сәхнәләштерде.Ә өлкән сыйныф укучылары “Көзге ярминкә”  күренешен күрсәтте , кызыклы тамаша куйды.Ахырдан бәйрәм күмәк бию белән тәмамланды.

Мондый бәйрәм берничә ел рәттән үтә. Шуңа да елдан-ел үз осталыкларын күрсәтүче балалар саны да арта. Бу юлы да өлкән һәм мәктәпкәчә әзерлек төркемнәренә йөрүче малайлар һәм кызлар, төрле милләт вәкилләре киемнәреннән киенеп, матур биюләр һәм җырлар, шигырьләр аша үзләренең осталыкларын  күрсәттеләр.

Семинарда  катнашучыларга  АИС системасында төркемнәрне комплектлаштырырга, балалар, бакча турында  мәгълүматларны тупларга һәм аны бердәм электрон базада дөрес урнаштыру турында  аңлатма бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International