Авыл халкы газета битләрендә яңа китаплар, үткәрелгән кичәләр, алга куелган планнар белән таныша алалар. Сезнең хозурыгызга китапханә газетасының яңа 2017 елга 9 санын тәкъдим итәбез. Әлеге сан “2017 ел- экология һәм җәмәгать урыннары елы” на багышлана. “Китапханә хәбәрләре” А4 форматында 4 битле булып чыгарыла. Китап укучыларыбызга газета бик ошый.
Иске Җөри авылы китапханәсендә Михаил Лермонтовның тууына 203 ел тулуга багышлап “Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне” дип исемләнгән төбәкара акциягә кушылып шигърият сәгате үтте. Әлеге акциядә катнашып Иске Җөри авылы китапханәсе Диплом белән бүләкләнде.
Ярышта Татарстан Республикасынын район hәм шәhәрләреннән 32 команда катнашты.Теләче данын Иске Җөри урта мәктәбенең 2003-2004 нче елгы малайлары hәм кызлары яклады. Нэтиҗәләр буенча команда 10 нчы урынны яулап кайттылар.
Сара Садыйкова – Татарстанда беренче хатын-кыз композитор. Аның әсәрләре халык арасында киң популярлык казана һәм татар музыкасының алтын фондына керә. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Композитор иҗаты-үлемсез моң дәрьясы”- дип исемләнгән күргәзмә мәшһүр композиторның иҗатын яратучылар өчен тәкъдим ителде. Монда иҗат җимешләре, Сара ханымның биографиясе, аның турындагы истәлекләр урын алды.".
Күргәзмәдә С.М. Маршакның төрле әсәрләре урын алды.
Китапханәгә килгән барлык китап укучылар язучының биографиясе белән таныштылар, шигырьләр укыдылар. Балалар үзләренең яраткан әсәрләрен сөйләделәр, табышмакларга җаваплар таптылар һәм күргәзмә белән таныштылар. Очрашу С.Я Маршакның иҗатына багышланган викторина белән тәмамланды.
Теләче урта мәктәбенең укучысы Яхин Рәдиф , “Шәҗәрәләр – нәсел агачы” дип аталган IV төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Рәдиф III дәрәҗә дипломга лаек булды. Җитәкчесе -татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.М.Якупова.
Олы Мишә урта мәктәбендә 30 нчы октябрьдән 5 нче ноябрьгә кадәр көзге ял лагеры эшли. Лагерьда 9, 11 сыйныф укучылары өчен консультацияләр үткәрелә. Консультацияләрдән тыш, укчучылар төрле конкурсларда, мероприятияләрдә катнашалар.
3 ноябрь көнне Теләче үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасы Конституциясе көне һәм Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Хокуклар һәм бурычлар аерылгысыз”, “Татарстан-күп милләтле Республика” дип исемләнгән тематик күргәзмәләр төзелде.
Күргәзмәгә “Татары”, “Татарстан-минем Ватаным”, “Татарстан уртак йортыбыз”, “Татарстан Республикасы Конституциясе”, “Без тарихта эзлебез” дигән китаплар урнаштырылды.
Бу бәйгедә Лесной балалар бакчасы бик актив катнашты һәм призлы урыннарга лаек булдылар. “Энергияне саклау буенча иң яхшы рәсем” номинациясендә Сәгдеев Ильяс – 2 урын, Галияхметова Фәнизә- 3 урын, “Энергияне саклау буенча иң яхшы шигырь” номинациясендә Мөхәрләмова Илвина - 2 урын, “Энергияне саклау буенча иң яхшы хикәя” номинациясендә Гимадетдинова Илүзә – 2 урын алдылар. Бәйгедә катнашкан балаларны һәм әти-әниләрне чын күңелебездән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез!