1 нче октябрьдан 27 нче октябрьга кадәр мәктәпкәчә белем учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре, тәрбиячеләре белән берлектә пожарга каршы профилактика максатында “Иң әйбәт рәсем яки кисеп ябыштыру” исеме астында конкурс булып үтте. Безнең балалар бакчасы да шул конкурста катнашты, өч призлы урын алды.
“Халыклар бердәмлеге көне” әле берничә ел гына бәйрәм ителсә дә, безнең балалар бакчасында аны уздыру традициягә кереп бара. Бүген, 2нче ноябрь көнне, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары музыка җитәкчесе һәм тәрбиячеләре белән берлектә “Халыклар бердәмлеге көне” исемле бәйрәм үткәрделәр. Балалар татар һәм рус халык милли киемнәренә киенеп ике дәүләт телендә дә халыклар дуслыгына багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар. Кунакка милли киемнән башкорт кызы килде, ул балаларга башкорт халык биюен биеп күрсәтте. Бәйрәм иртәсе азагында балалар үзләреннән кечерәк балаларга татар һәм рус халык уеннарын уйнарга өйрәттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Хөрмәтле Теләчелеләр! Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Илебез халкы өчен уртак булган әлеге бәйрәмнең тамыры Россия дәүләте барлыкка килү өчен иң мөһим шартлар тудырган ерак тарихка һәм вакыйгаларга барып тоташа.
Районның 7 мәктәбеннән 8 команда (Теләченең 1нче командасы,Теләченең 2 нче командасы, Баландыш, Югары Кибәхуҗа, Алан, Олы Мишә, Мәтәскә, Узәк урта мәктәпләре) катнашкан элеге ярышта гомуми урыннар түбәндәгечә билгеләнде :
1 ноябрь көнне, бу тарихи датага багышлап, Айдар авыл китапханәсендә «Китап битләрендә 1917 елгы Октябрь революциясе» дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Октябрь революциясе —1917 елда Русиядә булып узган ХХ гасырның иң зур сәяси вакыйгаларының берсе. Күргәзмәдә урын алган 1917 елгы тарихи вакыйгалар турындагы материаллар, укучыларга үткән чорларга үтеп керергә ярдәм итәчәк. Китап укучылар өчен «Бөек Октябрь революциясенә 100 ел" дип исемләнгән мәгълүмати буклет та тәкъдим ителде.
Әлеге конкурсның максаты яшьләрдә үзенең туган җиренә, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү һәм китапханәнең экологик тәрбиягә карашын чагылдыру. Шәтке авылы китапханәсе укучысы Галимуллина Алинә әлеге конкурска “За чистоту земли и рек в ответе только человек” дигән номинация буенча үзенең эшен тәкъдим итә.
Әлеге презентация ярдәмендә без балаларга кешенең хокуклары һәм ирекләре аның иң зур байлыгы икәнен җиткерергә тырыштык. Хокукларыбызны һәм ирекләребезне тану, аларны үтәү һәм яклау - Татарстан Республикасының бурычы. Укучыларга шулай ук төп законның статьялары турында мәгълүмат бирелде. Әлеге чарада 15 бала катнашты.
Китапханәдә көзге нигъмәтләр күргәзмәсе ел саен оештырыла һәм анда барлык теләүче дә катнаша ала. Мондый бәйгеләр китап укучыларның акыл хезмәтен һәм эстетик зәвыгын үстерә. Чөнки балалар һәм әти – әниләрнең иҗади фантазиясенең чиге юк. Бу юлы да нәни китап укучыларыбыз безгә теләктәшлек белдерделәр һәм китапханәгә бик күп кул эшләре китерделәр. Күргәзмә бик матур һәм үзенчәлекле килеп чыкты. Иң яхшы кул эшләренең авторлары грамоталар белән бүләкләнделәр.
С 01.01.2017 уплата взносов на обязательное пенсионное и медицинское страхование, взносов на случай временной нетрудоспособности и в связи с материнством регулирует гл. 34 НК РФ.
Октябрь аенда Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. җитәкчелегендә Олы Мишә урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гайнуллина Й.С. Бөтенроссия балалар һәм яшьләр конкурсында катнашып беренче урынга лаек булды.