ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Китапханәче Газизова Р.Ш. укучыларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Г.Гыйльмановның “Тәкъдиргә юл” китабына күзәтү үткәрде һәм язучының “Албастылар” романы аша заманча якты татар прозасы буларак халыкка танылганың аңлатты.

Ул балаларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды.  Балалар үзләренә ошаган китапларны  өйләренә укырга алдылар. Шулай ук укучылар өчен буккроссинг почмагы эшләнде.

Теләче балалар китапханәсе «Читаем Шергина вместе» дип исемләнгән россиякүләм акцияда икенче ел рәттән катнаша. Быел исә Борис Шергин иҗаты буенча үткәрелгән әдәби марафон матур әдәбият укырга яратучыларны Теләче мәдәният һәм ял паркына җыйды. Кычкырып уку өчен «Ваня Датский» исемле архангель хикәяте һәм «Миша Ласкин» хикәясе сайлап алынды. Китапханәчеләр паркта теләгән барлык кешегә шушы ике китаптан өзек укырга тәкъдим иттеләр. Кычкырып укулар китапханәдә дә дәвам итте. Әлеге акцияда актив катнашкан  китап укучыларыбызга рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Укучылар китапханәнең кагыйдәләре белән таныштылар.Каникулга бирелгән китапларны укырга  өйләренә алдылар.

Шул унайдан, 31 октябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә «Тарих чоңгылыннан иңрәгән авазлар” дип исемләнгән кичә уздырылды. Бирегә сәяси репрессиягә дучар булганнарның туганнары, якыннары, мәктәп укучылары җыелды.

Всемирный день качества (World Quality Day) — ежегодный праздник, отмечаемый ведущими странами мира во второй четверг ноября. Инициатором учреждения этого дня является Европейская организация качества (European Organization for Quality) при поддержке Организации Объединенных Наций (ООН).

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең "Стиль һәм мода " коллективы өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И. җитәкчелегендә, 21 октябрь көнне Казан шәһәрендә үзган III ачык халыкара  иҗади сәнгать ”Сәнгать җәүһәрләре” күргәзмә-конкурсында катнашып, “Мода театры” номинациясендә җиңү яулады. Мәртәбәле  жюри укучыларның эшен һәм чыгышын бик югары бәяләде, коллектив адресына җылы сүзләр җиткерде.Афәрин!

Шуларның бер се-30 нчы октябрь. Бу көн XX гасырның 30- 50 нче елларында Россиядә сәяси репрессия дән гөнаһсызга корбан булган һәм җәберләнгән ватандашларыбызны искә төшерә. Шул уңайдан 31 октябь көнне Айдар мәдәният йортында, китапханә белән берлектә “Тарих чоңгылыннан иңрәгән авазлар” дип исемләнгән сәяси әңгәмә оештырылды. 
Сәяси репрессия корбаннары Хәтер китабының яңа томында авыл хезмәтчәннәре кичергән олы фаҗига-тапталган гомерләр һәм изелгән язмышлар ачысы чагылыш тапкан урыннар барланды. Бу китапта безнең авылдашларыбызның исемнәре дә урын алганы ачыкланды. Очрашуда  авылыбызның имам хатибы Хузин Солтанәхмәт абый   һәм сәяси репрессиягә дучар булганнарның туганнары, якыннары, мәктәп укучылары җыелды. Кичәнең үткәрү максаты:  өлкән буыннар һәм без - бүгенге яшьләр тарихи үткәнебезне саклап киләчәк буыннарга  тапшыру йөзеннән оештырылды.

31нче октябрдә Мәдәният бүлеге мөдире Иксанов Д.С. һәм Саба районы балалар сәнгать мәктәбенең эксперты Аксанова Л.М. катнашында ачык дәресләр күрсәтелде. Барлык укытучылар да үз эшләренә җаваплы карадылар һәм дәресләрне югары дәрәҗәдә үткәрделәр. Соңыннан Мәдәният бүлеге җитәкчесе барлык укытучыларга сәнгать өлкәсендә иҗади уңышлар теләде.

Авылдашлары Фәрхетдинов Булатны хәрби бурычын үтәп кайтуы белән тәбрикләделәр. Булат авылдашлары алдында үзе дә чыгыш ясады. Авылдашлары аңа бик матур, эчтәлекле концерт программасы әзерләгәннәр. Булатка алдагы тормышында да сынатмавын теләделәр алар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International