Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. “Халык дошманы”, “Халык дошманы баласы” дигән тамга аларга тыныч яшәргә ирек бирмәгән, һәркөнне җәберләүләргә дучар итеп торган. Шул уңайдан, Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Тарих чоңгылыннан иңрәгән авазлар” исемле сәяси репрессия корбаны, авылдашыбыз Гомәр Байчуринны искә алу көнен билгеләп үттеләр.
Валимухаметова Самира һәм Габделхаева Рәзилә икенче урынны яуладылар.Аларга алга таба да уңышлар телибез.
Форум үз эшенә Теләче районы балалар оешмаларыныӊ 100 гә якын активистын җыйды. Форумныӊ Пленар утырышында «Татарстан Республикасы Балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасыныӊ аппарат җитәкчесе Марина Токинова Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова Зөлфия Шамил кызына Татарстан Республикасы балалар оешмалары Советы директоры Е.И.Согрина исеменнән Теләче районында күп еллар дәверендә балалар оешмалары инициативаларына һәръяклап ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт хаты тапшырды.
Көз, аеруча моңсу ел фасылы санала. Һәр елны табигатьнең сихри матур төсләргә буялган чагында, безнең Алан авылы китапханәсендә көзге бал бәйрәме үткәрелә. Быел да бу бәйрәм читтә калмады, экология елы акциясе кысаларында, 31 октябрь көнне балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен күптән көтелгән бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмгә килүче балаларга викториналар, хәрәкәтле уеннар, җыр- бию, шигырь конкурслары әзерләнде, алар белән “Алтын көз” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Бәйрәм күтәренке рухта үтте, балаларга бик ошады.
31 октябрь көнне Иске Карабаян авыл китапханәсендә Татарстаннын атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Юныс Сафиуллинның ижаты белән таныштыручы күргәзмэ төзелде. «Идегәй», «Әллә өйләнергә инде» дигән пьессалары турында әңгәмә оештырылды.
Әти- әниләргә тәрбиячеләр алдагы уку елы бурычлары , бакча сайты эшчәнлеге, яңа программалар белән таныштырдылар. Бакчада йөрү кагыйдәләрен искәрттеләр. Төп бурыч- балаларның тормыш иминлеген һәм сәламәтлеген саклауны күз алдында тотып, бергәлектә эшләү кирәклеге турында фикер алыштылар.
31 нче октябрь көнне Батыр спорткомплексында 2003 елгы һәм аннан кечерәк кызлар арасында мини- футбол буенча Теләченең район беренчелеге ярышлары уздырылды. Районның 4 мәктәбеннән 4 команда(Теләче, Шәтке, Олы Нырсы, Иске Җөри урта мәктәпләре) катнашкан элеге ярышта гомуми урыннар түбәндәгечә билгеләнде :
31 нче октябрь көнне Теләче урта мәктәбендә “2017-2018 нче уку елында Теләче урта гомумбелем мәктәбенең I чирек буенча укыту – тәрбия эше нәтиҗәләре. II чиреккә максатлар һәм бурычлар” темасына укытучылар киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә укытучылар I чирек буенча укыту һәм тәрбия эше нәтиҗәләрен карадылар, фәннәрне авыр үзләштерүче балалар белән эш юнәлешләрен, Бөтенроссия һәм Республика фән олимпиадаларының муниципаль этабына әзерлек чараларын билгеләделәр. Укыту-тәрбия эшләре буенча II чиреккә максатлар һәм бурычлар куелды.
30 октябрь көнне “Батыр” спорт комплексында районыбызның балалар хәрәкәте буенча иң актив 100 гә якын баласы Татарстан Республикасы яшьләр һәм спорт министрлыгы тарафыннан уздырылган “Яшь гражданнар форумы» узды. Әлеге Форум ике елга бер тапкыр республиканың бөтен муниципаль берәмлекләрендә дә уздырыла. Форум ачылышыннан соң, катнашучылар проект эшчәнлегенә тотынды, әлеге проектларның иң уңышлы дигәннәре Форум Резолюциясенә кертелде. Форумның пленар өлешендә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.В.Галеев һәм Республика балалар оешмалары Советының аппарат җитәкчесе М.И.Токинова катнаштылар. Форум ябылышында иң актив балаларга һәм педагогларга рәхмәт хатлары тапшырылды. еспу