Шашка буенча ярышта 10 кеше катнашты. Гайнутдинов Фирдүскә тиңнәр булмады.Ул беренче урын алды.
Баландыш төп мәктәбендә тәнәфесләр күңелле һәм файдалы үтә. Тәҗрибәле педагог – оештыручы Фәнүсә Гәбделбәровна башлангыч сыйныф укучылары белән татар халык , хәрәкәтле уеннар оештыра.Һәр баланың теләгенә һәм яшенә туры килә торган әлеге уеннар укучыларны ял иттерә, эшләү сәләтен арттыра.
27 октябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган "Татарстан Республикасының Конституциясе: 25 еллык тарих" дип исемләнгән парламент дәресе үткәрелде.
Чараны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ахтямзянов А.Р. башлап җибәрде, ә 11 сыйныф укучылары алга таба дәвам итте.Дәрес презентация күрсәтү hәм дискуссия формасында оештырылды. Дискуссиядә барлык мәктәп укучылары да катнашты. Укучыларда бу тема зур кызыксыну уятты, алар тарафыннан бик күп сораулар бирелде. Шул рәвешле, дәрес мавыктыргыч, ә иң мөһиме, нәтиҗәле узды.
Бүген бөтен мәгариф учреждениеләрендә дә парлемент дәресләре булып үтте. Шул исәптән, Баландыш төп мәктәбендә дә. Әлеге дәрес - әңгәмәне җәмгыять белеме укытучысы Хузин Й.Р. алып барды. Дәрес “Конституция – илнең төп законы “ темасы астында үтте. Әңгәмә видеосюжет һәм презентация белән үрелеп барды.
2016 елның 16 нчы октябрь көнендэ Тактамыш авылында яшәүче тыл ветераны Потапова Мария Федор кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Мария апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Әбде авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
26 нчы октябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә парламент дәресләре узды. Парламент дәресе ТР Конституциясе кабул ителүнең 25 еллыгы билгесе астында узып, ТР Конституциясе темасына багышланды. Ул белем бирүнең цифрланган ресурсларын кулланып үткәрелде, дәресне тарих укытучысы Радик Газизуллин уздырды. Укучылар ТР Конституциясенә багышланган фильм карады, аннары төркемнәргә бүленеп сорауларга җаваплар эзләделәр. Уен-дәрестә укучылар бик актив катнаштылар.
Бу кичә балаларны табигатькә тагы да якынайту, сакчыл караш тәрбияләү табигатьне саклау максатыннан үткәрелде.
Балалар алдан табигать темасына язылган китаплар укыдылар, китапханәдәге «Красная книга» белән таныштылар, бик күп сорауларга җаваплар бирделәр. Соңыннан җиңүчеләр билгеләнеп, аларга «Табигатьнең якын дусты» исемле грамоталар тапшырылды.
Гүзәл китаплар - гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш. 26 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, “Яңа китаплар көне” булып узды. “Китап белән дус булганның һәр ягы була күркәм”. Чара барышында күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясалды, китаплар хакында кыскача мәгълүмат бирелде. Китап сөючеләр фикер алышты, яңа китаплар белән якыннан танышты.