Аның шигырьләренә күп җырлар, романслар, опера, симфония әсәрләре язылган. Лермонтовның иң мәшһүр әсәрләре: "Бородино", "Герой нашего времени", "Демон", "Маскарад", "Мцыри", "Думы". Лермонтовның тууына 203 ел тулуга багышлап “Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне” дип исемләнгән төбәкара акциягә кушылып “Лермонтовны бергә укыйбыз” исемле шигърият сәгате үткәрелде. Әлеге акциядә катнашып Урта Мишә авыл китапханәсе Диплом белән бүләкләнде.
Кычкырып уку өчен Нәбирә Гыйматдинованың "Сөйлим, тыңла..." дигән китабы сайланылды. Мондый очрашулар өлкәннәр өчен бик отышлы, алар үз фикерләре белән уртаклашалар, бер - берсе белән аралашалар, берсеннән берсе күреп китап укырга омтылалар. Ахырдан барысы да өйләрендә укырга үзләре сайлаган китапларын яздырып алалар.
7нче сыйныфта укучы кызлар белән җәгәгать урыннарында үз – үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшенде. Әңгәмә барышында китапханәче борынгы Кытай этикеты белән таныштырды, «Вежливые слова» дип исемләнгән уен үткәре. Чара ахырында дуслык темасына багышланган мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерелде.
Газета битләрендә авылдашларыбыз китапханә тормышы, яңа китаплар, китапханәдә үткән чаралар, киләчәккә иҗади планнар белән таныша алалар. “Китапханә сулышы” газетасының чираттагы № 9- сентябрь саны дөнья күрде. А4 форматында 4 битле булып чыгарылучы газетаны китап укучыларыбыз теләп укыйлар.
Бүгенге информацион технологияләр алга киткән заманда да, китап безнең тормышыбыздагы ролен югалтмады. Яхшы китаплар - затлы бүләкләргә биреләләр, кәгазь китаплар замана белән бергә “атлыйлар”. Алан авылы китапханәсендә, 25 октябрь көнне балалар өчен “Укый белсәң, китап – хәзинә” исемле кичә үткәрелде. Кичә барышында китап укуның уңай яклары турында фикер алышулар булды, иҗади конкурслар һәм дидактик уеннар үткәрелде. Укучылыр “Яңа китап-яңа дус” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Кичә ахырында балаларга китаплар бүләк ителде.
Гаилә - бала өчен кечкенә генә дөнья, ул анда үзенә алга таба яшәр өчен үрнәк ала. Балалар бакчасы белән гаилә икесе дә бердәм булып, икесе дә бер уй белән янганда гына балаларга дөрес тәрбия һәм белем бирелә. Гаилә балалар бакчасы тормышында бик зур урынны алып тора. Алар һәрдаим бәйләнештә булырга тиеш. Шул максаттан безнең Максабаш балалар бакчасында әти-әниләр белән бәйрәм кичәләре , “Ачык ишекләр” көне үткәрелә. Шулай ук әти-әниләр балаларның дәресләрендә дә еш булучы кунаклар.
Сама природа предоставила нам богатый выбор материала для разнообразного творчества. Нам остаётся только собрать этот материал и немного пофантазировать. В нашем детском саду ежегодно проводится конкурс осенних детских поделок.. Поделки получились необычные, оригинальные. Молодцы!
Көз-кешегә иҗат итү өчен менә дигән вакыт. Безнең бакчада тәрбияләнүче балалар да үзләренең әти-әниләре белән көзге яшелчәләрдән төрле кул эшләре ясаганнар. Ел саен уздырылучы бу конкурста әти-әниләр бик теләп катнашалар, менә быел да аларның фантазияләренә чик юк.
2017 елның 26 октябренә алынган оператив мәгълүмәтлар буенча җирне эшкәртү 26,0 мең га мәйданда башкарылган, шул исәптән тирәнтен эшкәртү – 9,4 мең га, өске катламын – 11,5 мең га хәм сукалау – 5,1 мең га да, бу барлык мәйданның 85% ын тәшкил итә. Туфракны төп эшкәртүдә көн саен 20-22 агрегат катнаша.
ҖЧҖ «Алан», ҖЧҖ «Агролак» хуҗалыкларында туфракны төп эшкәртү тәмамланган, ҖЧҖ «Игенче», ҖЧҖ «Таң», ҖЧҖ «Теләче Агро»ның О.Мишә хәм Баландыш бүлекчәләрендә 85% тан артыграк мәйданда җир эшкәртелгән.