24 октябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендэ “Интернет челтәрендэ куркынычсызлык” дәресе үткәрелде. Дәреснең максаты: Интернет челтәрендә эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү, балаларның челтәрдә эшләү грамоталылыгын үстерү, интернетта балалар куркынычсызлыгы мәсьәләсен карауга ата-аналарны, укытучыларны җәлеп итү. Дәрестә видеоматериаллар кулланылды. 11 сыйныф укучысы Сахабиев Хабил дә үз фикере белән уртаклашты.
26 октябрь көнне, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында бик күңелле һәм истә калырлык- “Алтын көз"бәйрәме үткәрелде. Төп максат- көзге бәйрәм белән таныштыру, туган як табигатен яратырга һәм сакларга кирәк икәнен, һәр ел фасылының үз матурлыгы өчен яратырга өйрәтүне балаларга мавыктыргыч уеннар, җыр һәм биюләр аркылы җиткерү иде.
...Бәйрәмчә бизәлгән залга кинәт кенә Көзбикә йөгереп керде. Ул үзе белән табышмаклар һәм күптөрле уеннар алып килгән. Балалар бик тырышып табышмакларга җаваплар эзләделәр, шулай ук бәйрәмгә килгән убырлы һәм гөмбәчеккә үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: рус һәм татар телләрендә җырладылар, көз турында шигырьләр сөйләделәр. “Кояш һәм яңгыр”, “Бакчада әйлән-бәйлән” уеннарыннан да берәү дә читтә калмады. Бәйрәм соңында Көзбикә балаларны тәмле алмалар белән сыйлады.
Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, сәләтле балаларны барлау максатыннан , Баландыш төп мәктәбе һәм балалар бакчасы өч яшь категориясендә республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестивалендә катнаштылар. Әлегә нәтиҗәләрне көтәбез.
Бу бәйрәмдә иң яхшы көзге кул эшләнмәләренә бәйге игълан ителгән иде. Балалар бай фантазияләргә бирелеп бик үзенчәлекле һәм матур кул эшләре алып килгәннәр. Бу бәйрәмдә балалар ике командага бүленеп бик кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кайбер балалар көзге темага матур костюмнар киенеп килгән иде. Алар истәлекле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Бәйрәм ахырында бөтен балалар, килгән кунаклар татлы карбыздан авыз иттеләр.
Бу уңайдан безнең 3 нче балалар бакчасында “Көзге муллык” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Һәр группада да, әти-әниләр ярдәме белән, табигый материаллардан кул эшлэнмэлэре (поделка) ясалды.
Бакчабызда бик кунелле итеп Козге бэйрэм кичэсе булып утте.Балалар бу бэйрэмне туземсезлэнеп коттелэр., чонки алар бу бэйрэмгэ бакчабыздан быел чыгып киткэн 1-3 класс укучыларын кунака чакырдылар.Алар белэн бик телэп уйнадылар, козге муллыктан авыз иттелэр, шигырлэр,сойлэделэр, жырлар жырладылар.
Бүген , 25 октябрь көнне , Иске Җөри урта мәктәбе базасында Татарстан республикасы оешуның йөз еллыгына багышланган «100 еллыкка 100 сорау” район уен-конкурсы уздырылды. Анда Баландыш төп мәктәбе укучылары Гилазова Таңсылу,Шакирова Алисә, Гарипова Айгөл катнашып кайттылар. Алар тема буенча презентация яклау номинациясеннән 1 урын, ә интерактив уенда 4 урын яулап кайттылар. Җитәкчеләре Гилазова Элеанора Раисовна һәм кызларны чын күңелдән тәбрик итәбез.!!!
Чарада балалар төрле конскурс һәм викториналарда катнаштылар. Чараны үзенең чыгышы белән Әбде авыл җирлеге депутаты Муртазин Фидаиль Ахатович тәмамлады.
Әлеге чарада Теләче урта мәктәбенең 1«г» сыйныфы укучылары катнашты. Биредә балалар китапханә тормышында булган бик күп яңалык белән таныштылар, чөнки күбесенең беренче тапкыр килүләре иде. Әлеге күзәтүнең максаты укучыларда башлангыч белем күнекмәләре формалаштыру, балаларны китапханәгә һәм системалы укуга тарту. Шулай ук китап укучыларның күзаллауларын киңәйтү, китапка карата мәхәббәт тәрбияләү, танып – белүләрен һәм кызыксынуларын арттыру иде.
Укучылар бик теләп викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Ахырдан барлык катнашучыларгада буклетлар таратылды. Мондый чара, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан уздырылды.