Җыелышта Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Ризидә Миннехановна үзенең чыгышында төп темаларны яктыртып бердәм уку билеты, еллык отчет һәм планнар турында сөйләде. Китапханәгә китап укучыларны тарту өстендә даими эш алып барырга өндәде.
Бу атнада безнең Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында “Көзге фантазия” исемле көз нигъмәтләреннән ясалган кул эшләнмәләре күргәзмәсе үтә. Һәрбер төркемгә йөрүче балалар балалар бакчасына, әти-әниләре белән берлектә, көзге уңыштан, яфраклардан төрле композицияләр, аппликаяцияләр һәм башка оригиналь эшләнмәләр ясап алып килделәр. Барлык эшләрдә бик матур һәи завык белән эшләнгән.
Әти-әниләргә “ Көзге фантазия ” күргәзмәсендә актив катнашканнары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Кичә барышында булачак солдатка изге теләкләр, исән сау хезмәт итеп авылга кайтуны теләделәр.
Солдатның әти-әниләре кичәне оештырган клуб мөдире Т.А. Романова һәм китапханәче Л.И. Петровага зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Киңәшмәне мәдәният бүлеге җитәкчесе Д.С. Иксанов уздырды. Киңәшмәдә мәдәният йортларында уздырылган мәдәни чараларга нәтиҗәләр ясалды.
Киңәшмәдә Бөтендөнья татар конгерессының Теләче бүлекчесе җитәкчесе Алисә Давлетшина, китапханә бүлеге мөдире – Резеда Давлиева, вакытлыча директор вазыйфаларын башкаручы – Фирдәвес Нагимова, Лесной авылы клуб мөдире-Гөлия Вохмина чыгыш ясадылар.
Безнең зурлар төркеменә йөрүче балалар “Салават күпере” һәм “Сәхнә” журналы редакциясе тарафыннан үткәрелгән республика күләм конкурста , театральләштерелгән тамашада катнашырга, рус халык әкияте “Шалкан” ны өйрәнделәр ,алар бик тырышып,зур осталык белән үзләренең рольләрен башкардылар.Үзләренең җаваплы эш башкаруларына алар бик шат,алга таба аларга уңышлар телибез.
«Гаилә һәм мәктәп» журналы Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасында Экология һәм җәмгыяви киңлекләр елы уңаеннан балалар арасында «Табигать баласы» исемле рәсемнәр конкурсы игълан иткән иде. Әлеге конкурсның максаты – балаларда экологик тәрбия булдыру, чөнки табигатьне саклау проблемасы бүгенге көндә беренче планга чыга.
Конкурс, балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, дүрт номинация буенча үткәрелде. Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укучылары бу рәсем конкурсына үзләренең эшләрен юлладылар.
21 октябрь көнне Казанның «Мавыктыргыч фән һәм техника йорты»нда «Табигать баласы» бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү һәм бүләкләү чарасы үтте.
“Дүрт аяклы дусларыбыз” номинациясендә Муликов Дилүс(җитәкчесе И.Р.Шәяхмәтова) 1 урын яулады. Котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
Проектная группа Института филологии и межкультурной коммуникации им. Льва Толстого Казанского федерального университета (г.Казань, Российская Федерация) разработала онлайн-школу по русском языку для дошкольников «Живые сказки». Данный проект осуществляется по заданию и при финансовой поддержке Министерства образования и науки РФ в рамках целевой федеральной программы «Русский язык» на 2016-2020 годы. Онлайн-школа «Живые сказки», расположенная на платформе «Образование на русском» по адресу http://skazki.pushkininstitute.ru/, предназначена для развития русской речи детей 3-5 лет, проживающих в полилингвальных регионах Российской Федерации и за рубежом. Озвученные и красочно оформленные электронные сказки, а также интерактивные упражнения к ним позволяют в игровой и увлекательной форме пополнить словарный запас, отработать важные речевые выражения, узнать много нового и интересного о российских регионах и культуре многонационального народа Российской Федерации.
16 октябрь көнне Баландыш авылы китапханәсендә, Пенза өлкәсенең балалар һәм яшьүсмерләр китапханәсе тарафыннан оештырылган «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне” уңаеннан, "Талант Лермонтова поражает невольно удивлением всякого, у кого есть эстетический вкус"- В.Г. Белинский, ” дип аталган күргәзмә оештырылды. Көн дәвамында китап укучылар атаклы язучының әсәрләре һәм аның биографиясе, кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. Чарада аның тормышы һәм иҗаты хакында презентация күрсәтелде, романслары, әсәрләре яңгырады.
Әлеге акция кысаларында китапханәдә китап күргәзмәсе куелды, китап укучылар язучының әсәрләрен кызыксынып укыдылар.
Бәйрәмдә балалар кызыклы уеннар, матур җыр һәм биюләр, матур шигырьләр башкарды.